Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Сандугачлы «ил»дә бәйрәм

Узган шимбә көнне кояш болытлар артына кереп тә карамады. Сәбәбе дә бар. «Татнефть» Хәйрия фонды «Рухият» программасының «Сандугач сайрар илем» фестивале лауреатлары өчен зур бәйрәм оештырды. Яшь талант ияләре Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге мәдәният һәм ял паркында җыелып, аттракционнарда көне буе күңел ачып, «Ассоль» кафесында тәмле ашап, ял итү мөмкинлегенә иреште. Матур көн «Сандугач сайрар илем» фестиваленең гала-концерт программасы белән тәмамланды.

Фестиваль быел үз ишекләрен 22 нче тапкыр ачып, меңнән артык балага бәйрәм уздырды. Ә җәй көнне лауреатларны шәһәр паркына җыю 2011 елдан күркәм гадәткә әйләнде. Ул иҗади фестивальдә катнашучыларның күңелләрен күрү максаты белән генә оештырылмый, ә әлмәтлеләргә, шәһәребез кунакларына киләчәк буынның талантларын күрсәтүне, аларның исемнәре белән таныштыруны да күзаллый.

- Талантлы яшьләрнең иҗатын, тырышлыгын, елмаюларын күрү, әлбәттә, уңай хисләр генә тудыра. Бүгенге көндә республиканың танылган мәдәният хезмәткәрләре дә шушы сәхнәдә торучы нәни җырчылар, биючеләр кебек кайчандыр фестиваль йолдызчыклары иде. Алар арасында Зәй егете Айдар Сөләйманов, «Голос» проектында финалга чыккан Түбән Кама кызы Эльмира Кәлимуллина да бар. Шуңа күрә талантлы яшьләрне барлап, аларның киләчәге өчен өлеш кертеп торырга без бик шат. Бу эшне оештырырга беренчел ярдәм күрсәткән музыка мәктәпләре, училище укытучыларына, әти-әниләргә олы рәхмәтләребезне белдерәбез, - дип бүлеште Хәйрия фондының «Рухият» программасы җитәкчесе Флюра Шәйхетдинова.

Гала-концертта дүрт районнан килгән җыр һәм бию төркемнәре катнашты. Түбән Кама, Сарманның балалар сәнгать мәктәпләре, Зәй һәм Әлмәтебезнең нәни талантлары чыгышлары тамашачыларның күңеленә хуш килде. Концерт алдыннан һәм барышында төрле интерактив мәйданчыклар да эшләде, мастер-класслар узды. Гадәттәгечә, «Легкие крылья» урам театры артистлары, «ВЕГА» яшьләр оешмасы килгән кунаклар һәм катнашучылар белән фотога төшеп, ямь өстәп тордылар.

Сәхнә түрендә никадәр җыр, бию башкарылды, нәфис сүз әйтелде. Шунысы бик куандыра, әзерләнгән чыгышлар арасында туган телебез – татар теленә өстенлек бирелгән. Дәртле биюләр, моңлы җырлар – милләтебезнең энҗе бөртеге. Сүз уңаеннан, катнашучылар үзләре дә чарадан канәгать калды.

- «Сандугач сайрар илем» фестивалендә өч ел рәттән катнаштык һәм гел алдынгы урыннар яуладык. Фестиваль нык ошый. Чөнки монда катнашырга гына дип килмибез, ә бергә күңел дә ачабыз. Бүген дә көндез рәхәтләнеп вакыт уздырдык. Концертта да ике төрле бию башкардык. Безгә, аеруча, чыгыш ясаганнан соң тамашачыларның алкышлавы ошый, - дип

сөйләде Түбән Кама шәһәреннән килгән «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле катнашучылары.

Концертның рәсми өлешендә бүләкләү дә булды. Бүгенге көндә 1 нче гимназиядә укытучы Минзилә Габидуллинага күпьеллык хезмәттәшлек һәм саф татар телен үстерүгә зур өлеш керткән өчен Хәйрия фондының «Рухият» программасы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.

Оештыручылар тарафыннан әзерләнгән сюрпризлар болар белән генә чикләнмәде. Кичәнең тагын бер кызыклы өлеше – лауреатлар арасында бүләкләр уйнатылды. Конкурсантлар үз куллары белән «бәхет барабаныннан» саннар чыгарып, «Татнефть» оешмасы әзерләгән бүләкләргә ия булдылар.

Фестиваль елдан-ел киңәя. Ул үз эченә сәләтле яшьләрне генә алып, «канатландырып» калмый, алар белән зур эш тә башкара. Мәсәлән, «Рухият» программасы «Владимир Спиваков фонды академиясе. Балалар – балаларга. Татарстан» мәдәни-белем бирү проектына өлеш кертеп, төбәгебезнең сәләтле балаларына мастер-класслар, Денис Мацуев, Игорь Бутман, Аида Гарифуллина кебек иҗат өлкәсендә танылган шәхесләрнең концертларында булу мөмкинлеген бүләк итә. Бу, әлбәттә, хөрмәткә лаек.

Нәни артистларның амбицияләрен, күзләрендәге очкынны күрү күңелләргә сары май булып ята. Күпме уйнасалар, көлсәләр, чыгыш ясасалар да, көчләре, теләкләре бетмәс кебек тоела. Аларның әле барысы да алда. Әлеге сандугачлы «ил»дә күпме сәләтле бала үз канатларын ныгыткан һәм шуның кадәр әле ныгытачак та.

Алсу Мансурова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса