“Сандугач сайрар илем” фестивале башланды
Бөгелмәдәге "Солнечный" сәламәтләндерү лагеренда "Сандугач сайрар илем" балалар иҗатының 17 нче фестивале старт алды.
"Татнефть" нең "Рухият" фонды тарафыннан оештырылган фестиваль 40 меңнән артык яшь талантны берләштерә. Фестивальнең быелгысы "Вокал. Ялгыз башкару" номинациясе белән ачылды. Анда 18 районнан 80 бала җыелды. Чираттагы "Бакыр һәм агач тынлы, кагылып уйнала торган музыка уен коралларында уйнаучылар" номинациясенең финал туры 12-13 февральдә "Дружба" лагеренда үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа