Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Салават хыялларны чынга ашыра

Яхшылык җирдә ятмый дигән борынгыларыбыз. Бу дөньяда һәркем үз кулыннан килгәнчә кардәшләренә ярдәм итәргә, изге гамәлләр кылырга омтыла.

Җырчы Салават Фәтхетдинов та кешеләргә изгелек эшләүне тормыш девизы итеп алган. Берничә көн элек Салават Фәтхетдинов улы Рөстәм белән Арча интернатыннан кунакка килгән бала белән очрашкан. Чәй артында сөйләшеп утырганнан соң малайның хыялын тормышка ашырганнар: спорт машиналарында узышканнар. Рульдә Рөстәм Фәтхетдинов һәм Россия чемпионы Айдар Нуриев булган.

«Минем девиз – «Ни дня без доброго дела» буген тормышка ашты, ә сезнеке? – дип яза җырчы үзенең Инстаграм аккаунтында.

Афәрин, Салават абый. Яхшылыкларыгыз үзегезгә икеләтә әйләнеп кайтсын!

 

Автор: А.Галимова

http://sahne.ru

Фото: http://salavat_fatkhutdinov_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса