Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреатлары билгеле

Кичә Әлмәт драмтеатры сәхнәсендә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатларын игълан иттеләр.

Әлеге премияне булдыруга быел 10 ел тулды. "Татнефть" компаниясе аны Татарстанда Әдәбият һәм сәнгать елында булдырып, беренче бүләкләр 2006 елның 3 октябрендә - Саҗидә апаның тууына 80 ел тулган көндә тапшырылган иде. Шул дәвердән башлап әлеге премиягә барлыгы 59 иҗат әһеле лаек булган, 76 студент стипендиат булып танылган.

Быелгы юбилейлы чарада исә Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия белән Ринат Батталов (Ижау), Сирень Якупова (Яр Чаллы), Ольга Левадная (Казан) бүләкләнде. Кызыксындыру премияләренә Нәфисә Сабирҗанова (Әлмәт), Илдар Хәйруллин (Түбән Кама), Наил Шәрифуллин (Лениногорск) ия булды.

Мәртәбәле стипендия алучы 10 студент арасында икесе Әлмәтнеке - АГНИ студентлары Петр Шушков белән Артур Диникаев.

Быел "Татнефть" компаниясе премия булдырылуга 10 ел тулу уңаеннан аның күләмен дә арттырган булып чыкты. Шулай итеп, төп премия - 50 мең сум, кызыксындыру премиясе - 25 мең сум, ә стипендия күләме 24 мең сум тәшкил итә.

Тантаналы чара турында тулырак газетабызның киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса