Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Саф һавадагы концерт белән китапханәчеләр шаккатырды

Әлмәтнең 2 нче Идел буе халыклары әдәбияты китапханәсе коллективы әниләргә ачык һавада кызыклы чара оештырды.

Күптән түгел шәһәр паркында әниләргә багышланган кичә узды. Балалар, мәктәп укучылары, газиз әниләр парк сәхнәсеннән җырлы тамаша кылды. Викторина, әниләр көненең барлыкка килү тарихы, балалар авызыннан шигырьләр яңгырады ул көнне. Чарага паркта ял итеп йөрүче халык та кушылды. Кыш көне саф һавада менә шундый очрашулар тагын уздырырга ниятли китапханәчеләр. Муса Җәлилне искә алу чарасы да февраль аенда биредә узарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса