Рөстәм Миңнеханов республиканың театр һәм музейларының онлайн-проектларына анонс ясады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың театр һәм музейларының онлайн-проектларына анонс ясады.
Бу хакта Президент үзенең Инстаграмында хәбәр итте.
“Театр һәм музейлар шулай ук онлайн рәвештә. Өйдә күңелсез булмаячак”, - дип язган Рөстәм Миңнеханов.
Онлайн-чаралар уздыру инициативасын Татарстан артислары тәкъдим итте. Алар шулай бөтен дөнья буенча сәнгать сөючеләрне сөендерергә һәм карантиндагы республика халкына рухи ярдәм күрсәтергә телиләр. Салават Фәтхетдинов онлайн-концертлар сериясен ачып җибәрде.
Хәзер бу юнәлешкә республиканың музей һәм театрлары да кушылды.
Фото:www.instagram.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа