Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Роберт Миңнуллин кем кубызына бии

Татарстанның халык шагыйре, соңгы арада блогер буларак танылып килүче Роберт Миңнуллинның инста тасмасы материалларга баеп кына тора. Роберт абый инстаграмга теркәлүгә, инстаграмын үзе алып барамы, максаты нинди? – дигән сораулар күпләрне кызыксындырган иде. «Инстаграмны үзем алып барам. Теркәлүнең төп максаты да аралашу, кешеләрне, дөньяны яңа яктан ачу» дип шәрехләде ул бер әңгәмәсендә.

Чираттагы постын шагыйрь «Хатын кубызына да биергә туры килә...» дип исемли. Ул видеоязмада оста итеп биюе белән күпләрне шаккаттыра. Әңгәмәсендә әйткәнчә, без дә Роберт Миңнуллинны яңа яктан ачтык. Оста биюче дә икән әле ул. Инста дуслары да: «Клара апа бик акыллы, сабыр ханымга охшаган. Андый кубызга биесәң дә ярый»,  дип хуплаганнар.

 

Г.Гыймадиева

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса