Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ризаэтдин Фәхретдиннең Кичүчат авылындагы музеенда Гыйльми үзәк булдырырга тәкъдим ителде

Татарстан Язучылар берлеге «Яшел камин янында. Шәхесләребез» дип аталган мәгърифәти проект башлап җибәрде.

Ризаэтдин Фәхретдиннең Кичүчат авылындагы музее киләчәктә киңәйтелеп Гыйльми үзәк дәрәҗәсенә җитергә мөмкин. Музей мөдире Диләрә Гыймранова музейның киләчәгенә бәйле күзаллаулары белән Татарстан язучылар берлегендә оештырылган «Яшел камин янында. Шәхесләребез» дип аталган мәгърифәти проект кысаларында уртаклашты.

“Музейның 5 меңгә якын экспонаты бар, аның яртысы галимнең шәхсән үзенә кагылышлы предметлар. Без кунакларыбызга 5 меңнең 500ен генә күрсәтә алабыз. Шәхесне ачу өчен аның тирәсендәге шәхесләрне барларга кирәк. Аларны туплау өчен тулы бер музей комплексы кирәк. Бүгенге көндә яңа бина төзү турында сүз бара”, - диде ул.

“Галимнең нигезендә яңа бина салабыз икән, ул бик саллы булырга тиеш. Ул бер дә тынып тормаслык булсын иде. Без аны гыйльми үзәк итеп күрәбез. Хәзер дә, авыл музее гына булса да без елына 10 мең кешене кабул итәбез. Моннан тыш мәктәпләрдә, балалар бакчаларында дәресләр үткәрәбез”, - диде Диләрә Гыймранова.

Татарстан Язучылар берлеге «Яшел камин янында. Шәхесләребез» дип аталган мәгърифәти проект башлап җибәрде. Бүген Берлекнең кабул итү бүлмәсендә урнашкан мәшһүр камин янында проектның беренче чыгарылышы төшерелде. Ул күренекле язучы, галим һәм дин әһеле Ризаитдин Фәхретдингә багышланган. Кунаклар галимнең мирасы, аны бүгенге көндә җәмәгатьчелеккә җиткерү юллары турында фикер алышты.

  • Ризаэтдин Фәхретдин 1859 елның 13 гыйнварында Бөгелмә өязе (хәзерге Әлмәт районы) Кичүчат авылында дөньяга килгән. 1891 - 1906 еллларда Уфа Диния нәзарәтендә казыйлык хезмәтен башкара. 1923 елдан вафатына хәтле мөфти булып хезмәт итә.  Ризаэтдин Фәхретдин 1936 елның 12 апрелендә Уфада дөнья куйган. Шәһәрнең мөселман зиратына җирләнгән.

 

Фото: Рамиль Гали

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса