Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Риза Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиядә “Сөембикә -2014” бәйгесе узды

18 апрель көнне Риза Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиядә "Сөембикә -2014" бәйгесе узды. Бу чара гимназиядә 19 нчы ел үткәрелә.

Бәйгедә 10 нчы сыйныфлардан 10 кыз катнашты. Алар алты төр ярышта көч сынашты: Сөембикә образына керде, үзләре белән таныштырды, гаилә ядкарьләрен күрсәтте, концерт номеры белән чыгыш ясады, әдәби әсәр геройларына нигезләнеп сөйгәннәренә хат язды, милли ризыклар белән килгән тамашачыларны сокландырды.

Нәтиҗәдә, "Сөембикә- 2014" исеменә 10 б сыйныфы укучысы Регина Латыйпова лаек булды. Башка кызлар "Асылбикә", "Сылубикә", "Назлыбикә", "Зирәкбикә", "Тапкырбикә", "Уңганбикә", "Көләчбикә", "Нурлыбикә", "Шаянбикә" номинацияләрендә бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса