Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН "Тыңлачы, сандугач"ын башкача җырламаячак

Ришат Төхвәтуллин башкаруында әлеге җыр башкача яңгырамаячак. Сәбәбе...

Продюсерыннан киткәч, ул кайбер җырларын җырлый алмый.

- Ришат, продюсерыңнан нишләп киттең?

- Мине продюсерым күреп алды, халыкка чыгарды. Быелның 1 июненнән җиде еллык контрактның вакыты чыкты.

- Хәзер авырмы?

- Иректә җиңелрәк.

- Кайбер җырларыңны җырлый алмыйсың икән...

- Ул җырларның барлык хокуклары продюсерда.

 

Продюсер Рифат ФӘТТАХОВ: Ришат Төхвәтуллинны киң халыкка таныткан беренче җыр ул, әлбәттә, "Карамалы Гобәй" булды. Дөресрәге, бу җырга төшерелгән клип.

"Карамалы Гобәйдән" соң Ришатны тагын да ныграк танытырга, аны җырчы буларак расларга тагын бер, инде җитдирәк җыр кирәк иде. Анысы "Тыңлачы, сандугач" булды. Бу җырның язмышы җиңел булмады. Җырга аранжировкалар ясаткач, видеолар төшергәч (сүз уңаеннан: бөтен чыгымнарны мин күтәрдем), шул ачыкланды: бу җырга хокукларны Рәис Ханнанов Нәфкать Нигъмәтуллинга биргән икән. Һәм аның хатыны Рәмзия Сәлахова безгә бу җырны башкаруны тыйды. Ришатның радиодагы, телевидениедәге язмаларын туктатырга туры килде, ул аны концертларда да башкару хокукыннан мәхрүм булды. Әмма күңелем сизде: нәкъ менә "Тыңлачы, сандугач" Ришатны тагын бер башка күтәрәчәк, халыкка тагын да якынайтачак.

Һәм мин бу җыр өчен көрәш башладым. Бик күп көч түгәргә туры килде килүен, шулай да "Тыңлачы, сандугач" җырын башкару хокукын үзебезгә алдым. Бөтен юридик якларын рәсмиләштереп. Һәм Ришат аны да рәхәтләнеп җырлый башлады. Үзегез беләсез: бу җыр Ришатка бик зур популярлык китерде.

Инде Ришат белән аерылганда мин аңа кат-кат әйттем: "Матур итеп кит, бөтен җырларны да үзеңә калдырам", - дидем. Кызганыч, болай килеп чыкмады. Җырларга, шул исәптән "Тыңлачы, сандугач"ка килгәндә, Ришат: "Миңа синең җырларың кирәк түгел! Минем үз җырларым да бик күп", - диде. Шул гына!

Бүгенге көндә "Тыңлачы, сандугач" җырына авторлык хокуклары миндә, мин ул хокукларны рәсми төстә һәм акча түләп алдым. Димәк, ул - шул ук милек, интеллектуаль милек. Һәм ул милекне хуҗасының рөхсәтеннән башка файдаланырга беркемнең дә, шул исәптән Ришат Төхвәтуллинның да хакы юк. Ә иң кызыгы шунда: бу җырны башкаруга рөхсәт сорап миңа беркемнең дә, шул исәптән Ришатның да мөрәҗәгать иткәне юк.

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса