Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Рифат Зарипов белән хәлләр булган...

Күптән түгел татар җырында “Универсаль артист” номинациясендә җиңү яулаган Рифат Зарипов Салават Фәтхетдинов репертуарыннан җырлар башкара башлаган. Юк, дуслар, Рифат аларны үз репертуарына кертми, ә бер концертында гына башкара.

Җырчы Пенза якларына , төгәлрәк әйткәндә Каменка шәһәренә концерт куярга бара. Тамаша барышында Рифат Зариповның аппаратурасы янып чыга.

Әмма җырчы югалып калмый, баянга кушылып рәхәтләнеп Салават абыйның җырын җырлый.

“Зал тутырып тамашачы килгән, бүләк, чәчәкләрне чуты юк иде. Ләкин концерт ахырында гына менә шундый казус килеп чыкты. Аптырап калмадык баянга кушылып җырладым. Тамашачыга  бик зур рәхмәт!”, - дип сөйләгән Рифат tmtv-onlineга.

Ә аның  инстаграм челтәренә тыңлаучылары: «Афәрин!!! Исемеңне акладың. Син чыннан да «Универсальный артист». Молодец!!!» — дип язганнар.

http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса