Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Рәфинә Ганиуллина: «Мәхәббәтне ничек саклап калырга»

Яши-яши гаиләне, мәхәббәтне ничек саклап калырга икән дип еш уйлана башлыйсың икән ул. Гел нинди дә булса юлларын, ысулларын эзлисең.

Беркөнне гөмбә белэн бәрәңге кыздырдым.
Иң элек кызган майлы табага суган бн гөмбә турап салдым, аннары озынча итеп туралган бәрәңге «җипфәрдем». Тозлап, су өстәп, капкач белән томалап куйдым. Шуннан, пешеп җитәрәк, өстенә шакмаклап атланмай куеп чыктым да тагын бераз томалап тордым! Аның өйгә таралган хуш исләрееее
Рәзил, табасы белән бөкләде дә куйды. Берзаман, эче авырта башлады. - Ник күрмәгәндәй ашадың соң? - дим?
- Тәмле итеп пешермәскә идең, узең гаепле, - ди!
Башланды инде!
Юктан чыга бит ызгыш!
Сездә дә шулайдыр инде ул?
- Ярар инде, упкәләтәсем килмәгән иде, борын яфракларыңның кабарганын гына курәсем килгән иде, ди...
Тәмам ачуым чыкты ?
Ə минем дөрестән дә, ачуланганда борын яфракларым кабарып, күбәләк канатлары шикелле җилпенә башлый.
Шуннан?
Шуннан бирле бутән бәрәңге кыздырганым юк!
Ни гаҗәп - талашкан да юк!
Гел әрләшми торсаң да күңелгә нәрсәдер җитмәгән кебек була икән ууул ?
Ярар, бүген тәмле итеп бәрәңге кыздырам әле!!! - дип яза җырчы. 

 

Фото:скриншот Инстаграм

http://sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса