Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Республиканың тугыз районыннан җыелган ветераннар Әлмәт сәхнәсендә балкыды

"Нефтьче" Мәдәният сараенда республика ветераннары арасында "Балкыш" үзешчән башкаручылар фестиваленең икенче этабы үтте. Анда тугыз районның җыр-моң сөюче ветераннары катнашты.

Бәйгенең Әлмәттә узуы очраклы түгел. Ветеран оешмалары арасында сәнгать фестивален үткәрү идеясы узган ел нәкъ менә бездә яралды. Бу башлангычны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яклап чыкты һәм "Балкыш" республика фестивален оештыру комитеты төзелде.

Концерт программасын якташларыбыз башлап җибәрде. Шөкер, районыбыз талантларга бай. Төрле милләт вәкилләре үзләренең мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрен буыннан-буынга җиткерә бара. Тамашачылар "Эрзянка" мордва, "Асамат" чуваш, "Кәләем" керәшен татарлары, "Русские узоры" рус халык фольклор, шулай ук гармунчыларның "Яшь күңелләр", "Нәдер егетләре" ансамбльләре, Валентина, Илфат һәм Инсаф Исламовлар, Лидия Старшинина һәм башкаларның чыгышларын озакка сузылган алкышлар белән озатты. Әлмәтлеләрнең программасының төп бизәге ветераннар советы хоры дисәң дә була. Аның составында 80 нән артык кеше иде.

Шулай ук Сарман, Ютазы, Чирмешән, Зәй, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай төбәкләре ветераннары да иҗади сәләткә ия булуларын күрсәтте. Өлкәннәргә сокланырлык! Чыгышлар яшь гомерләр узса да, талантның картаймавын, моң чишмәсенең һич кенә дә саекмавын тагын бер кат раслады. Белеп җырлыйлар: "Картаямени ул йөрәк чәчләргә чәл кунса да".

- Репетицияләргә бик теләп йөрибез, бу бит безнең өчен аралашу урыны да. Мондый чаралар ешрак оештырылсын иде , - ди йөзләрендә нур, дәрт балкыган ветераннар. Фестивальнең исеме юкка гына "Балкыш" дип аталмаган икән.

Жюри әгъзаларын Татарстанның халык һәм атказанган артистлары тәшкил итте. Алар иң яхшы концерт номерларын фестивальнең 18 майда Казанда узачак гала-концертына сайлап алды. Бу көнне фестивальнең гран-при ияләре дә билгеле булачак.

Үз хәбәрчебез

Регина Бурцева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250