Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Республиканың сәнгать мәктәпләрен төзекләндерүгә 250,5 млн сум акча бирелә

Быел республиканың сәнгать мәктәпләрен төзекләндерү өчен федераль бюджеттан 250,5 млн сум күләмендә акча бүленгән. Бу хакта бүген ТР Хакимияте йортында узган брифингта хәбәр ителде.

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр иткәнчә,  моңа кадәр Татарстанда сәнгать мәктәпләрен төзекләндерүгә 150 млн сум күләмендә акча  бүлеп бирелгән булган. РФ Президенты Юлламасы кысаларында быел сәнгать мәктәпләрен ремонтлауга федераль бюджет 250,5 млн сум бирелә.

Министр шулай ук республикада «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру турында сөйләп узган. Ул илкүләм проектның республика алдында яңа мөмкинлекләр ачуын искәрткән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса