Раушан «Хәйруллинский»
Алар курсы Әлмәт драмтеатрына көчле бер буын, ташкын булып килеп керде. «Хәйруллинский»лар дип йөртәләр үзләрен. Уйнасалар – үзләренә каратып торалар, биесәләр – сәхнәдә очкын чәчәләр, җырласалар – онытылып тыңлыйсың. Раушан Мөхәммәтҗанов алар арасында гадилеге, җитдилеге белән аерылып тора.
«Бер атнага гына килгән идем...»
Раушан – тумышы белән Чаллы егете. Әмма балачак, үсмер еллары Сарманның Янурыс авылында уза – 4 нче сыйныфта укыганда алар гаиләләре белән бирегә кайтып төпләнә. Шәһәр малае шулай итеп авыл һавасы сулап, табигать кочагында чыныгып, эш белән тәрбияләнеп үсә. Укуыннан тыш, спорт белән мавыга башлый, киләчәктә үзен зур спортчы, дәрәҗәле ярышлар җиңүчесе дип күзаллый. Аягын сындыру очрагы гына хыялларын челпәрәмә китерә. Тик актив, аралашучан, көр күңелле Раушан һич кенә дә төшенкелеккә бирелми, КВН белән шөгыльләнә башлый. Яшьләр үз командаларын булдыра, авылда, районда, Чаллыга кадәр уеннарга йөри башлый. «Мөгаен, сәхнәне шул чорда яратып калганмындыр», ди ул хәзер. Авыл сәхнәсендә спектакльләр кую, беренче алкышлар, тамашачының зурлавы да егетнең күңелендә бөреләнеп килгән теләген үстереп җибәргәндер. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Раушан Казан театр училищесына барып керә. Биредә Камал театры артисты, режиссер Илдар Хәйруллин төркеменә эләгә.
- Илдар абый бервакыт: «Кем театрда эшләячәк?» - дип кызыксынды. Чират миңа җитте. «Эшләмим, күңелем тартмый театрга», - дидем. Шуннан соң ул гел: «Раушан эшләми инде ул», - ди торган иде. Уку беткәч, авылга кайтып киттем, Казан мәдәният университетына керергә җыенып йөрим. Динар (Динар Хөснетдинов, группадашы - Г.Г.) кунакка кайтып төште. «Әлмәткә театрга эшкә барам, әйдә минем белән», ди. Минем теләк юк. «Ошамаса, китәрсең» дип, Динар күндерде. Сумка да җыеп тормадым, барып кердек. Гүзәл Акбердина спектакльгә артистлар җыя иде, безне дә алды. Шулай итеп бер атнага гына килгән идем, 9 нчы ел китте инде, - дип сөйли Раушан һәм дустына рәхмәтен белдерә.
Сәхнә – тормыш яме
- Тәүге адымын ясаган Раушан һәм хәзерге Раушан ниләр белән аерыла?
- 19 яшьтә килгән идем, хәзер 28. Рольләр дә 30 дан артык. Барысы да якын. Аерып кына әйтә дә алмыйм. «Сагынуларга ни чара?»да, мисал өчен, Сәяр ролен кечкенә булса да, яратып уйнадым. Анда ике генә сәхнәм бар. Берсе Резеда Сафина, икенчесе Рафик абый Таһиров белән. Аның энергиясе ташып тора, шуның белән безне дә рухландыра.
- Яшьләр күңеленә син «Студентлар»дагы Алмаз булып кереп калгансыңдыр, мөгаен. Охшашлыкларыгыз бармы?
- Алмаз да шундый ук энергияле, биергә, күңел ачарга ярата. Студент чакта без дә шундый идек. Бу роль яшьләрчә, дәртле, җиңел, күңелле, шулар белән якын да.
- «Бәби-театр»ның ике спектаклендә дә син уйныйсың. Балалар өчен уйнау авырмы, җиңелме?
- Алмаз абый (спектакльләрнең режиссеры Алмаз Садриев - Г.Г.) нечкә тоемлый торган кеше. Кече яшьтәге балалар психологиясен бик яхшы белә. Башта уйнарга шикләндем, аннары үземдә ышаныч барлыкка килде, мавыгып киттем. Энҗе (Энҗе Сәйфетдинова – «Бәби-театр»да Раушанның сәхнәдәше) белән ярты көнебез уйнап үтте. Аның каравы, берәр элемент табылып барды. Балалар өчен уйнау җиңел түгел, арытты. Икенчесенә керәсе килмәгән иде, Алмаз абый ризалатты. Балаларны алдап булмый, аларны ышандыру авыр, ясалмалылыкны тиз сизәләр.
- Уйнарга кызыга торган рольләрең бармы?
- Юк. Нинди роль бирәләр, шуны теләп башкарам. Күпчелек характерлы рольләр уйнарга яратам. Образ өстендә эшләү кызык миңа.
- Сәхнә синең өчен нәрсә ул?
- Минем тормышым. Минем эшем. Иң яратканым – премьера. Аның вакытындагы дулкынлануны аңлатып булмый. Тамашачы алкышлары якын. Иң җылы хисләр шушыдыр. Сәхнә мине һәрвакыт үзенә тартып тора, ул тормышымның бер яме.
- Соңгы елларда театр тормышында нинди үзгәрешләр тоясың?
- Әлмәт театры алга бара. Фәридә Бәгыйсовна кыю директор, фестивальләргә йөртә, режиссерлар чакыра. Бу бит үсеш. Безнең театр, килеп чыкса-чыкмаса да, иң мөһиме, эшләп карый. Шушы дулкында яшәү, эшләү безгә ошый. Төрле режиссерлар белән спектакльләр чыгару - зур тәҗрибә, Аларның һәрберсе - бер дөнья.
- Кайсысы сиңа аеруча якын?
- Искәндәр Сакаев. Ул бик эмоциональ кеше. Аннан күпме энергетика агыла. Нык таләпчән. Тиз арада нидер уйлап таба, аның белән эшләве бик кызык.
- Гастрольләр чорында чит төбәкләр ничек каршы ала? Әлмәт тамашачысы белән аермалары нидә?
- Районына карап төрлечә тамашачы. Бервакыт Самара ягында бер авылда «Диләфрүз...»не уйныйбыз. Халык көлми, алкышламый Икенче акт китте. Көлмиләр. Илсур (Илсур Хәертдинов – «Диләфрүзгә дүрт кияү»дә Галим - Г.Г.) түзмәде, бер урында: «Җәмәгать, бу урында, гадәттә, кул чабалар, көләләр иде. Әйдә, бергәләшеп алкышлыйк әле», - диде. Менә шундый авыр уйналган чаклар да бар, күпчелек җирдә актив тамашачы, сүз әйтергә урын калмый, алкышлыйлар, көләләр... Әлмәтнеке бик итагатьле, вакытында кул чабалар, вакытында туктыйлар.
«Кирәк булса, җырлармын да»
- Артист халкы еш кына акча җитмәүдән зарлана. Син зарланасыңмы?
- Бу дөньяда беркемгә дә акча җитми. Булганына шатланып яшәргә кирәк. Иң мөһиме, эшемне яратам. Шуның белән бәхетлемен. Театрда иҗат итәсең, биисең, җырлыйсың, чит җирләргә бару мөмкинлеге бар, яңалыклар күп, үсеш зур. Мин барыннан да канәгать.
- Исем-дәрәҗәләр турында да хыялланасыңдыр...
- Булса, әйбәт инде. Исем артыннан куам дигән омтылышым юк. Халык мәхәббәте булуы мөһимрәктер. (Раушан 2018 елда Дамира Кузаева премиясенә ия булды - Г.Г).
- Биюгә хирыслыгың кайчан башланды?
- Үзем дә шаккатам. Биеп үскән малай түгел мин. Каяндыр илһам килгәндер. «Су анасы»нда бию куюда катнашканымны да хәтерлим. Хореографлар белән гел киңәшләшәбез, төзәтмәләр керткәлим. Алина Мостаева белән хәзер бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз.
- Тагын нинди сәләткә ия булырга теләр идең?
- Бик җырлыйсым килә, әмма сәләтем юк. Спектакльләрдә җырларга туры килә. Бәлки моң чыгар дип еш кына җырлап та йөрим.
Хәзерге вакытта Эзоп турындагы спектакльне сәхнәләштерүче Денис Хөснияров Раушаннан: «Җырлыйсыңмы?» - дип сорагач, «Кирәк булса, җырлармын да», - дип җавап бирә ул. Каушап кала торган егетләрдән түгел!
«Бәхет өчен күп кирәкми»
- Эштән тыш үзеңә буш вакытларың каламы?
- Театрда ял итәргә вакыт юк. Кемнәрдер айлар буе тик тора, кемдер гел эштә. Рәхәтләнеп, онытылып ял итү өчен авылга кайтып китәм. Әти-әнигә ярдәм итәм, маллар тотабыз. Ял минем өчен – авылда эш. Футбол, волейбол уйнарга, спорт белән шөгыльләнергә яратам.
- Республика хәзер WorldSkills белән кайный. Бәлки синең дә кулың яткан берәр шөгыль бардыр?
- Быел чын осталарча идән җәяргә өйрәндем. Эштән качып йөрүчеләрдән түгел мин, өйдә дә тик ятмыйм. Балта, кадак, чүкеч белән эшләү ошый.
- Ашарга пешерергә яратасыңмы?
- Ашыйсы килә бит, өйрәндем инде. Күпчелек Динар белән төрле ризыклар әзерлибез. Без пешергәне телеңне йотарлык була, әлбәттә...
- Һаман өйләнмисең, сайланасың ахры...
- Кызлар белән йөрер өчен акча мул кирәк. Күпчелеге акча ярата. Күңелгә ошаган кеше очрамыйдыр инде...
- Ниндирәк кызлар ошый соң?
- Аерып кына билгеләрен атый алмыйм, җанга якын кеше булсын иде.
- Холкың белән син нинди кеше?
- Бик тыныч. Артист кеше, киресенчә, кызу, эмоциональ булырга тиештер. Мин андый түгел. Кычкырышмыйча гына аралашам, җай гына сөйләшәм.
- Хатын-кызның матурлыгы нидә дип саныйсың?
- Матурлыгы да кирәктер, әмма, иң мөһиме, мине аңласын, мин аны аңлыйм. Шундый мөнәсәбәт булса, икең дә матур күренәсең. Кызлар белән йөрергә вакыт та юк, без төнге 11 ләргә кадәр эшлибез. Виртуаль аралашуны җенем сөйми, күзгә-күз аралашып утыруга җитми инде.
- Бүген иң зур уңышың дип нәрсәне әйтә аласың?
- Уңышым дип түгел, башкачарак әйтер идем. Әти-әнием, әбием, туганнарым исән. Әни бераз гына авырып китсә дә, бик көенәм. 80 яшь булса да, әби дә аягында, эшләр караштырып йөри. Эшем, рольләрем бар. Бәхет өчен күп кирәкми.
Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Евгений Михайлов фотосы
Без ике кыз, дүрт егет «Хәйруллинский»лар. Минем өчен Илдар абыйда уку дәрәҗә булды. Татарстанда актерлык осталыгы буенча аннан да яхшырак педагог юктыр. Мине күреп алып укытты, өметләр куйды. Төркемнең яртысы Әлмәт театрында эшли. Ул аңа бик сөенә, горурлана.
Минем атым – «Лексус»
Атлар турында махсус роликта төшәргә чакырдылар. Чабышка чират җитте. Атта төшереп булмый, шуңа тәртәләрне «Лексус»ка бәйләдек. Видеооператор машинада утыра, мин арбада. 50 ләр чамасы тизлек белән чабып барабыз. Тәртә ычкынып китмәсенме?! Җиргә кадалды, мин очтым. Ярый сикереп калдым, шулай итеп егылмадым. Соңыннан роликны ничек төшердегез дип сораучыларга: «Минем атым – «Лексус», - дип җавап бирдем.
Теләкләре:
· Кинода төшү
· Спектакль кую
· Берәр спектакльгә бию кую
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа