Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

БДИ үткәрү расписаниесе һәм тәртибе расланды

Быел Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү вакыты һәм тәртибе расланды.

БДИ Россиянең төбәкләрендә бердәм расписание буенча узачак. Ул сынау имтиханы, төп һәм өстәмә чорларны күздә тота. Бу хакта Рособрнадзор матбугат хезмәте хәбәр итә.

"БДИның төп чоры 29 һәм 30 июньдә сынау имтиханнарыннан башлана, аның барышында барлык имтихан процедуралары сыналачак», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарны 3 июльдән тапшыра башлаячак.

Бу көнне укучылар география, әдәбият һәм информатика буенча имтихан тапшыра.

6 һәм 7 июльдә — рус теле, 10 июльдә — профильле математика, 13 июльдә — тарих һәм физика, 16 июльдә — җәмгыять белеме һәм химия, 20 июльдә —  биология һәм чит телләр буенча (язма өлеш) имтихан булачак.

Чит телләр буенча БДИның телдән өлеше 22 һәм 23 июльгә туры килә

Резерв көннәр  24 июльгә (рус һәм чит телләрдән тыш) һәм 25 июльгә (барлык фәннәр буенча) билгеләнгән.

Җитди сәбәпләр нәтиҗәсендә июль аенда имтихан тапшыра алмаучыларга август аенда өстәмә чор каралган.

3 августта география, әдәбият, информатика, биология, тарих һәм чит телләр (телдән), 5 августта — рус теле, 7 августта — җәмгыять белеме, химия, физика, профильле математика, чит телләр (язма өлеш) буенча БДИ узачак.

Барлык фәннәр буенча имтиханны резерв көнендә — 8 августта тапшырырга мөмкин була.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса