Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Рамил Галимҗанов ни өчен нефтьче хезмәтеннән баш тарткан?

Җырчылар хәзер шулкадәр күп, хәтта кемнең кайсы яктан, нинди җыр башкаруын хәтердә калдырырга да өлгермисең. Әле берсе популярлаша, әле икенчесе әллә каян гына килеп чыгып якты "йолдыз" булып куя. Үзенең аһәңле, салмак тавышы белән аерылып торучы Рамил Галимҗанов та кинәт кенә зур сәхнәгә менде. Әмма ул башка йолдызлардан үзгә -...

"Музыка дәресләреннән өчле иде"

- Рамил, тумышың белән безнең шәһәрдән булмасаң да, инде күптәннән Әлмәттә яшисең дип беләм. Нефтьчеләр каласына ничек килеп төпләндең?

- Гап-гади авыл малае мин, печән чабып, көтү көтеп үскән егет. Бишлегә укыдым дип мактана алмыйм. Хәтта җыр дәресеннән өчлеләр дә булгалады. Җырларга ояла идем мин. Әмма сәләтне яшереп булмый. Миңа Әлмәт музыка училищесының вокал бүлегенә укырга керергә насыйп булды. Хәзер биредә яшәвемә 10 елдан артып китте инде.

- "Алтын Барс" сыннары алган, меңләгән тамашачыны үзенә караткан йолдызның җырдан өчле булуына һич ышанасы килми. Шаяртасыңдыр...

- Юк, шаяртмыйм. Холкым белән бик тыныч һәм оялчанмын. Әнә шул тыйнаклыгым миңа ияреп йөрде. Начармы бу, яхшымы - үзем дә белмим. Башка җырчылар кебек балачактан сәхнәдән төшмәдем дип тә әйтә алмыйм. Беренче тапкыр кеше алдында җырлавым 8 нче сыйныфларда укыганда булды. Ниндидер бәйрәм алдыннан күпме генә киреләнсәм дә, укытучылар минем алга сорау куйды: йә җырлыйсың, йә спектакльдә уйныйсың. Шунда беренче тапкыр җыр белән сәхнәгә чыктым. Төрле конкурсларда катнаша башладым. Район күләмендәге бәйгеләрдә гел алдынгы урыннарны яулый идем.

"Мәгънәле җырларны сайларга тырышам"

- Инде күптәннән җырлап йөргәч, нигә без сине әле берничә ел элек кенә ишеттек соң?

- Ныклап торып сәхнә тормышына әле бер-ике ел элек кенә кереп киттем. Училищены тәмамлагач, белгечлегем буенча эшләмәдем. Төзелештә дүрт ел эшләп йөрдем. Шулай ук нефтьче булып та эшләргә туры килде. Ара-тирә төрле бәйгеләрдә катнашырга тырыша идем. Әмма производство белән сәхнәне берләштереп булмый икән. Йә хөкүмәт эшендә генә хезмәт итәргә кирәк, йә сәхнәне сайларга. Озак еллар ике арада буталып йөргәч, барыбер күңелемә якын булганын сайладым.

- Ике ел рәттән "Татар җыры"нда "Алтын Барс"ка лаек булдың. Казанны яулавың ничек булды?

- Көтелмәгәндә килеп чыккан уңыш ул. Хөкүмәт эшеннән киткән вакытым иде. "Сөйгәнем кем?" җырын әлеге проектка җибәреп карарга булдым. Җырымны ошатканнар, мине бәйгедә катнашырга чакырдылар. Шуннан китте... Хәзер "Барс-Медиа" белән контракт төзедем. Төрле чаралар өчен бик еш Казанга йөрергә, чит өлкәләргә чыгып китәргә туры килә. Авыр яклары булса да, җырлау миңа канәгатьләнү бирә. Бәлки киләчәктә Казанга күченеп китәргә дә насыйп булыр. Алдан берни дә әйтеп булмый.

- Җырларны сайлаганда, иң элек нәрсәгә игътибар итәсең? "Йөрәк ярам", "Сөйгәнем кем?" кебек җырларыңның эчтәлеге бик тә бай.

- Күбрәк шул мәгънәсенә игътибар итәргә тырышам да инде. Шулай ук көйләре дә ритмик булсын дим. Тыңларга җайлыларын сайлыйм. Күпчелек үзебезнең авторлар белән эшлим: Хәмит Мәткәримов, Зиннур Сафиуллин, Роберт Андреев, Мөхәммәтнур Хөсәеновның җырларын яратып башкарам. Мәхәббәт, дуслык, туганлык турында тагын өч җыр яздырдык менә. Якташ композитор, авторларга рәхмәт. Аңлашып эшләгәч, җырлар да ничектер уңышлы килеп чыга.

"Улым беренче ноталардан ук мине таный"

- Күп кызлар синең гаилә хәлең белән кызыксына. Тормыш ярың турында да сөйләп кит әле.

- Иптәшем Гүзәл исемле. Шоу-бизнес, эстрада тирәсеннән ерак кеше. Бер-беребез өчен туры килә торган пар дип уйлыйм. Ул мине аңлый, мин аны. Шулай булмаса, кавышып яши дә алмас идек. Улыбыз Рамазанга 4 яшь. Үземә охшап үсеп килә, Аллага шөкер. Безнең якка охшаган. Музыка ишетү белән аякларын селкетә, бии башлый. Минем җырларны беренче нотасыннан ук таный. Радиодан берәр җырым яңгырый башласа, шунда ук "Әти" дип әйтеп куя.

- Безнең як дип, үзеңнең әти-әниләреңне әйтәсеңме? Димәк, син үзең дә аларга охшаган - моңлы кеше.

- Нәкъ шулай. Әтием - гармунчы, бабам тальянда уйнаган. Әби дә бик матур итеп җырлый. Әнинең дә тавышы моңлы. Нәселдә андый сәләт булмаса, мин дә бәлки җырламас идем.

"Зарланырга яратмыйм!"

- Хәзер җырчылар бик күбәеп китте. Йолдызлар белән бөтен эстрада күге капланып бетте. Югалып калудан курыкмыйсыңмы?

- Әгәр тавышың бар икән, нишләп әле куркырга?! Мин беркемгә дә миңа "Алтын Барс" бирегез, җырлатыгыз дип ялынып йөрмәдем. "Барс-Медиа"га рәхмәт. Ни генә сөйләсәләр дә, сәләтле кешеләрне күрә беләләр. Киләчәктә дә яңа үрләр яуларга, матур җырлар иҗат итеп, тамашачыны, халыкны сөендерергә исәп.

- Бүген синең күңелеңне нәрсә борчый? Гомумән, илдәге вакыйгалар, киләчәк турында уйланасыңмы?

- Уйландыра, әлбәттә. Көн туган саен начар хәбәрләр генә яңгырый. Әле монда шартлаталар, әле тегендә канкоеш. Илләр тыныч булсын иде дип телим. Шулай ук мине соңгы вакытларда сәламәтлегебезнең какшавы, балаларның яман чирләр белән авыруы борчый. Илдә бай кешеләр күп. Шулар ярдәмнәреннән ташламасыннар иде. Сәламәтлектән дә зур байлык юк бит!

- Бүгенге болгавыр заманда оптимистларча яшәү кирәк, диләр. Үзеңне көр күңелле кеше дип саныйсыңмы?

- Саныйм. Мине тыйнак дип уйласалар да, кызыклы кеше дә әле мин (көлә). Шаяртырга яратам. Зарланмыйча яшәргә тырышуым да уңай ягымдыр.

- Гел шундый булып кал, Рамил. Тормышыңда һәм иҗатыңда уңышлар сиңа!

ФИЛҮЗӘ Хәмидуллина

ФОТОЛАР ШӘХСИ АРХИВТАН АЛЫНДЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса