Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Рафик Таһиров: «Халәтем Микулай белән тулаем туры килә»

Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Рафик Таһиров «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Тантана-2020» республика театр премиясенә лаек булды.

Җиңүчеләрне 27 мартта игълан иттеләр, әмма тамашачы да, җиңүчеләр дә чакырулы түгел иде, чара бары тик онлайн режимда барды. Яңа формат - бүгенге вәзгыять нәтиҗәсе.

Кешелек сайлап алган тәртип түгел, шулай да экран аша чараны дулкынланып күзәттек: дәрәҗәле бүләкләрнең кемгә эләгүе мөһим иде. Быел Әлмәт театры дүрт номинациядә лауреат исеменә дәгъва кылды, бу үзе үк театрның, артистларның көчле булуына бер дәлил. Җиңү, мәгълүм ки, иң-иңнәргә бирелә. Әйткәндәй, «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясе җиңүчесен игълан иткән Чаллы театры артисты Рафил Сәгъдуллин конвертны ачуга ук иң элек «Шәп артист» дип әйтеп куйды һәм кыска паузадан соң Рафик Таһировның исемен яңгыратты. Татарстанның халык артисты премиягә «Микулай» моноспектаклендәге Микулай роле өчен лаек булды. Башка вәзгыять булса, бу минутларда зал аны көчле алкышларга күмгән булыр иде.

- Дөнья сәясәте шушындый халәткә китергәч, тантаналы чараның онлайн гына узачагына аптырамадык, - дип хәл-торышка мөнәсәбәтен белдерде Рафик Таһиров. Безнең аралашуыбыз үзеннән-үзе бөтен дөньяны биләп алган әлеге темадан башланды. - Кечкенәдән фантастик китаплар укып үстек. Алардагы күп нәрсә тормышка ашты: җир асты көймәләре, виртуаль дөнья... Бүгенгесе күз алдында. Җир шары шушы халәткә килеп җиткән икән, аны ничек бар шулай кабул итүдән башка чара юк.

- Чараны нинди хиссият белән күзәттегез? Көтелгән җиңү булдымы, көтелмәгәнме?

- Һәр артист, премиягә номинантмы ул - түгелме, көтә. Без шундый, үзебезне бөекләр дип саныйбыз, яше дә, карты да. Монысы артист авыруы. Чөнки ул хезмәтне артист үзе генә белә. Мин - кире артист, җәфаланып эшлим, режиссерлар белән дә бар нәрсә дә җиңел килеп чыкмый. Микулай миңа авыр бирелде. Карап торуга бернәрсәсе дә юк кебек: сәхнәгә чыгып, әсәрне укысаң да, халык тыңлап кына утыра торган куелыш. Әмма аңа төрле юллар белән, бик озак килдем. Күп көч түгелде, рольне ничек чыгарганымны үзем генә беләм. Режиссер Марас Чеббурга, рәссам Алан Сайминга рәхмәт. Аларның кайбер тәкъдимнәреннән соң, гел югалып та калган идем. Партнерлар минем җәфаланганымны күреп торды. Рухи яктан коллектив нык булышты, көч биреп тордылар. ...Җиңүне көттем, әлбәттә! Әмма конкурентлар көчле иде, шуңа шигем дә булды. Шулай да премияне мин алдым! Номинант итеп билгеләнгән һәр артист бу бүләккә лаек дип саныйм, һәркем җиңү көтә. Без бит дан яратабыз, эшне яратабыз, сәхнәдә йөрүебезнең асылы да шул бит.

- Микулайда сезнең эчке халәтегез чагыламы?

- Әлбәттә. Фәридә Бәгыйсовна әсәрне тәкъдим итеп, укып чыгуга ук: «Моның 70 проценты мин» дидем. Әле мин аны киметеп әйттем. Авылда үскән, табигатьне белгән, шушы рәхәтлекне, милли хисләрне, авылын яраткан

егетләр бу әсәрне биш куллап кабул итәләр. Минем халәтем Микулай белән тулаем туры килде. Мансур (әсәрнең авторы Мансур Гыйләҗев – Г.Г.) шул кадәр төгәл, нечкә тоемлый белә торган драматург. Берничә ел тәнәфес ясап алганнан соң, соңгы елларда берничә театрда аның әсәрләре куела. Җыелып килгән бер дулкын кебек аның иҗаты. Бөтен тоемлавын, табигатьне, кешенең эчке дөньясын аңлавын, үзенең карашын белдерә алуы – бар да туры килгән көчле әсәр бу.

- Җиңү турында ишеткәч, нинди хисләр кичердегез?

- Авыр көнебез иде. Илшатыбыз (Илшат Агиев – Г.Г.) үлде... Яшь, актив, күп спектакльләрдә уйнаучы, тормышын яңа башлаган, көчле, шау-гөр килеп торган, ачык, якты, җылы күңелле, шәп егетебез... Бу фаҗига алдында җиңү «пир во время чумы» кебегрәк булды. Шушы авырлык басып торган мизгелләр иде. Җаным рәхәтләнеп сөенмәде. Сикеренү булмады. Аллаһы турында, югарыдагылар турында уйлый торган халәт иде.

- Премиянең күләме артуы да болар белән чагыштырганда кечерәеп калгандыр?

- Мин шундый кеше, анысына бик әһәмият тә бирмим. Гомер бу акчасыз да тормадык, бай да булмадык. Өч кызым бар, аллага шөкер. Берсе Санкт-Петербургта яши, ике оныгым үсеп килә, хәләл җефетем бар. Акча үз урынын таба торган нәрсә инде ул.

Гөлназ Гыйззәтуллина

Әлмәт драмтеатры һәм артистлары мәртәбәле «Тантана» премиясенә 10 ел эчендә 14 тапкыр лаек булган. Рафик Таһировның исә бу шәхсән яулаган беренче «Тантана»сы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса