Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Рафаил Төхфәтуллин премиясе комитетында урак өсте

Көз җитте исә, Рафаил Төхфәтуллин премиясе комитетында эш кабат җанланып китә. Быел моңа сылтау да бар: комитет, комиссия белән җитәкчелек итү яңа кулга - Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары, муниципаль район Советы рәисе урынбасары Ирек Рәшит улы Фәррахов вазифалыгына күчте. Яңа рәис килгәч, комиссия сафында да үзгәрешләр булды. Бүген биредә...

Мәгълүм булганча, Рафаил Төхфәтуллин премиясе калабыз һәм районыбызда 1994 елдан бирле яшәп килә. Нәкъ әнә шул елда публицистика, шигърият, проза һәм сәнгать өлкәсендә казанган уңышлары өчен Әлмәттә һәм районыбызда яшәп иҗат иткән әһелләребезнең хез- мәтен бәяләү нияте белән, танылган язучыбыз, иҗат итү чорында татар әдәбиятын сөючеләр тарафыннан яратып кабул ителгән унике повесть, дистәләрчә хикәя һәм башка төр күркәм әсәрләр авторы, Бөек Ватан сугышы яугире Рафаил абый Төхфәтуллин исемендәге премия булдырылды. Бу игелекле эш башында җиңнәрен сызганып ул елларда Татарстан Язучылар оешмасының Әлмәт бүлеген җитәкләгән шагыйрь һәм композитор Разим Вәлиуллин йөрде (мәрхүм дустыбызның урыны оҗмахта булсын). Шуннан соң үткән унсигез ел дәвамында барлыгы 103 әлмәтле әлеге премияне алу бәхетенә иреште һәм бүген аларның һәрберсе зур горурлык белән "лауреат" исемен йөртә.
Бигрәк тә 2011 ел өчен бу премияне алучылар саны күп булды - барлыгы 24 кеше. Әйтик, Габдрахман авылы Мәдәният йорты каршында 16 ел рәттән эшләп килгән "Сәрвиназ" фольклор ансамблендә генә дә ун кеше - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәүдәт Икътисамов (җитәкче), Розалия Галләмова, Рәмзия Гайнанова, Җәмилә Гарифуллина, Тәлига һәм Миннегөл Шәймәрдановалар, Мәүлиха Мәрданшина, Резеда Алимова, Хәтимә Гәрәева, Фәния Вилданова, ә Миңлебай станциясе клубы каршындагы "Яшь йөрәкләр"халык гармунчылар ансамбле сафында алты кеше - Әсгать Мотыйгуллин (җитәкче), Марсельеза Мотыйгуллина, Марсель Шәймөхәммәтов, Илтөзәр Ямалиев, Фәрит Мусин һәм Нурия Королева.
Газетаны укучылар, тәүге чи- ратта премиягә дәгъва кылучылар игътибарына шуны җиткерәбез: өч ел элек кабул ителгән яңа Положение нигезендә премия дүрт номинациядә бирелә. Бу - "Әдәбият" (шигърият, проза һәм драматургия), "Публицистика", "Сәнгать" (музыка, рәсем һәм театр сәнгате, хореография) һәм "Җәмәгатьчелек һәм мәгърифәтчелек" (мәдәният өлкәсендәге иҗади мәгърифәтчелек).
Премиягә дәгъва кылучыларның әсәрләренә яки эшчәнлегенә төп билгеләмә - аларның әдәби, сәнгати һәм профессиональ югарылыгы, иҗтимагый әһәмияте, авторның оригинальлеге һәм стиль аермалыгы, сәхнәдә образны тудырудагы хис-тойгылык һәм башкару осталыгы, музыкаль әсәрләрне башкару осталыгы, репертуар төрлелеге, сәхнә культурасы, ышанып тапшырылган эш-вазифаларны үтәүнең югары сыйфаты.
Дәгъвачылардан килгән документлар (коллектив тәкъди- ме, автобиография, характеристика, әсәр яки эшчәнлек турында матбугатта басылган мәкалә-рецензия) папкага теркәлә һәм 2012 елның 1 октябреннән алып 2013 елның 15 гыйнварына кадәр Әлмәт муниципаль районының мәдәният идарәсенә (Нефтьчеләр урамы, 8, тел.: 22-14-96) илтеп тапшырыла.
Ә.Салах
комиссия әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250