Рафаэль Төхфәтуллин премиясенә эшләр кабул итү башланды
Әлмәттә 25 ел дәвамында язучыларга, журналистларга, сәнгать әһелләренә тапшырылып килүче Рафаэль Төхфәтуллин исемендәге премиягә эшләр кабул итү башланды.
Премия район башкарма комитеты карары белән 4 номинация буенча Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләргә бирелә.
Номинацияләр:
Әдәбият (китаплар дәүләт нәшриятларында яки «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан нәшер ителгән булырга тиеш; теманың җирле төбәккә хас булуы мөһим).
Журналистика һәм публицистика (һөнәри эшчәнлектәге казанышлар; язмаларның актуальлеге; журналистлар бәйгеләрендәге җиңүләр исәпкә алына).
Сәнгать (рәсем, музыка, театр, хореография) (һөнәри осталык; сәхнә образы тудыру; башкару техникасы; артистлык; музыкаль башкару сыйфаты).
Җәмәгать һәм агарту эшчәнлеге (фән, мәгариф, иҗтимагый оешма) (һөнәри эшчәнлектәге казанышлар; мәдәни кыйммәтләр, патриотик тәрбия мәсьәләләрендә акцияләр гамәлгә ашыру; чараларның әһәмияте; журналистлар бәйгеләрендәге җиңүләр; авторның гражданлык позициясе).
Комиссиягә эшләр белән бергә кандидатны күрсәтү турында гариза, коллегиаль орган карары, характеристика, әсәрләрне, эшләрне бастыру, күрсәтү көне һәм урыны турында белешмә, премиягә дәгъва итүчегә багышлап, матбугатта басылып чыккан мәкаләләр, рецензияләр тапшырыла.
Премиягә дәгъва кылучылар оешма, иҗтимагый һәм иҗат берләшмәләре, мәдәният учреждениеләре, уку йортлары, массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан күрсәтелә. Бәйгегә үз-үзеңне тәкъдим итү каралмаган. Эшләр номинацияләр нигезендә 2019 елның 1 мартына кадәр ӘМР мәдәният идарәсендә (Нефтьчеләр урамы, 8) кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 22-14-99.
Җиңүчеләрне 26 апрельдә – Шигърият бәйрәмендә игълан итәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа