Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Пугачева белән Галкинның уллары рекорд куйган

Күптән түгел Максим Галкинның Instagram тасмасында кызыклы видеоязма барлыкка килде. Әлеге видео артистның улы Гарриның бассейндагы тренировкасы вакытында төшерелгән. Биредә кечкенә Гарри 1 – 2,5 метр тирәнлектә су астында 20 метр ераклыкка йөзә! Әйтергә кирәк, 5 яшьлек бала өчен бу шактый зур ара.

– «Гарри дает! 20 метров под водой на глубине от 1 до 2,5 метров», – дип улы белән горурлану хисләрен уртаклаша әти кеше.

Судан башын калкыткач, кечкенә Гарри үзенең су асты «рекордына» үзе дә бәя бирде:

– «Я две самые дальние палочки достал. Без тебя», – дип мактанды малай әтисенә.

Әлеге видеоязма йолдызлы гаиләнең тамашачыларын шаккаттырган. Берничә сәгать эчендә Гарриның «рекорды» 1 500 000 артык лайк һәм бик күп мактаулы комментарийлар җыйган!

Автор: А.Галимова

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса