Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Оренбургта узган Риза Фәхреддинне искә алу чарасында әлмәтлеләр дә катнашты

2 февральдә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры бинасында мәгърифәтче, дин әһеле, язучы, педагог, мөхәррир Риза Фәхреддиннең 155 еллыгына багышланган тантаналы чара үтте.

Кичәдә өлкәнең татар җәмәгатьчелегеннән тыш, Әлмәт кунаклары катнашты.

Ризан Фәхреддиннең туган авылы Кичучат турында фильм күрсәтелде. Ул 12 ел дәвамында Оренбургта яши. 1906 елда оешкан һәм бүгенге көндә Хөсәен Ямашев исемен йөрткән татар китапханәсе әлеге шәхес белән бәйле, шул елларда ул танылган "Хөсәения" мәдрәсәсен дә җитәкли. Педагогика мәсьәләләренә багышлаган 80ләп китап һәм фәнни хезмәт авторы. Бүгенге көндә дә имамнар әзерләүче "Хөсәения" мәдрәсәсе мөгаллимнәре Риза Фәхреддин китапларына таяна.

Риза Фәхреддиннең 12 ел дәвамында Оренбургта яшәгән. Алтын приискалар хуҗалары, бертуган Рәмиевләр чакырулары буенча, казыйлыгын ташлап, Уфадан Оренбурга килә. Монда ул "Вакыт" гәзитенең икенче мөхәррире, "Хөсәения" мәдрәсәсендә директор һәм укытучы булып эшли.

Оренбургда яшәгән чорда язучы 90 китап чыгара һәм фәкать "Шура" битләрендә генә 313 зур күләмле мәкалә дөнья күрә. Шәһәрдә мәгърифәтче белән бәйле булган тарихи урыннар аз түгел. Мәсәлән, Правда урамы 9нчы йортта заманында Риза Фәхретдин яши.

Бәйрәмгә мәгърифәтченең туган якларыннан - Әлмәттән кунаклар килгән. Сәлахов Ильяс - Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры. Үз чыгышында ул туган шәһәре белән таныштырды һәм оренбурларга Татарстан якларын тасвирлаган сурәт белән Риза Фәхреддиннең китапларын бүләк итте. Шулай ук Ильяс Сәлахов әлеге ай ахырында Әлмәттә Ризан Фәхреддингә багышланган конференциядә катнашырга чакырды, дип хәбәр итә "Азатлык радиосы".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса