Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Өлкәннәр өчен әкият, яки Кеше гомере ни хак?

Әлмәт татар дәүләт драма театры тамашачы хөкеменә премьера тәкъдим итте. «Көзге сере» - уен-көлке, җиңел спектакль яратучылар өчен түгел, ул уйландыра, куркыта, тынычлыкны урлый.

«Көзге сере»ндә мин тын алырга да шикләнеп утырдым. Залдагы халәт өркетә: һәр тарафта караңгылык хөкем сөрә, салкынлык бөркелә. Ә тере музыка!.. (Шәһәр оркестрлары музыкантларына рәхмәт!) Спектакльнең башыннан ахырына кадәр артистларның һәр хәрәкәтен, адымын, ишарәсен, сүзен, хәтта уйларын озатып баручы көчле һәм шомлы көй, валлаһи, җанымны актарды. Ялган «хакыйкать»нең тантана итүе, гаепсездән гаепленең ачы язмышы, дөреслек өчен көрәшүче Оля-Ләйсән Заһидуллинаның котылгысыз хәле, сәяси агымга каршы бармаучы, үз йөзләрен югалткан бер төркемнең килеш-килбәтләре, үз-үзләрен тотышы, система белән бер сафта атлаучы палач, тикшерүче, профессор, секретарь һ.б. – спектакль башыннан ахырына кадәр үзеннән «җибәрми». 

Барысын да югарыдан «күзәтеп утыручы» Сталин да сәхнә-илдәге һәр гамәлне, кешене контрольдә тота. Дәүләт буларак кабул ителүче Мәскәү дәүләт университетындагы хәлләр кемнең кем икәнен, кешеләрнең эчке халәтен ачып сала. Тарих бик күп нәрсәләрне яшерә. Репрессия елларында гаять кырыс төс алган закон сагындагыларның гөнаһсыз җаннарны кыюы, исемлектәге кешеләрнең сызылуы, төшеп калуы, агым уңаена баручы халыкның боларны гадәти хәл итеп кабул итүе – тарихта гына калды микән? Театр «Көзге сере»ндә бүгенге заман чагылышын да күрсәтә түгелме? Азмыни арада дөреслекне эзләми-нитми, артык сорау бирмичә яшәүчеләр, хакыйкатьне яшерүчеләр, бүген халык арасында булып, иртәгә кинәт исемнәре сызылып ташланганнар, аларны онытырга мәҗбүр итүчеләр, икейөзлеләр, битарафлар?.. 

«Көзге сере» Арсений Фарятьев (Мәскәү) тарафыннан Әлмәт театры өчен махсус язылган. Аны Мәскәү режиссеры Антон Федоров сәхнәләштерде. Рәссамы да ул үзе. Башкала кулы башка, әлбәттә, спектакльнең куелышында ул ярыйсы ук яхшы сизелә. Әлмәт театры артистлары исә аның уйлаганын, тамашачыга әйтергә теләгән фикерен җиткерде кебек – кеше язмышы белән уйнаучылар күңелдә аңлата алмаслык өермә кузгатты, Оля, аның курсташларын кызганып, йөрәк әрнеде – оста уйныйлар. Тагын бер үзгәлек – спектакльдә 10 яшьлек кызчык, татар гимназиясе укучысы Назилә Гыйльфанова да бар. Арсений Фарятьев нигезләнеп язган Виталий Губаревның «Алдавыч көзгеләр патшалыгы»ндагы кыз тамашачы белән бергә куркыныч вакыйгалар шаһиты булды. Ә менә ахырдан экран-сәхнәдә репрессия корбаннарының исемнәре чыгу кешелекне кисәтү өчен иде булса кирәк: тарихны онытырга ярамый, сәяси золымга дучар булучылар аның бер өлеше. 

Гөлназ Гыйззәтуллина

Фото:Татьяна Афонина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса