Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Өч татар артистына Татарстанның халык артисты исеме бирелде

Миләүшә Нәҗмиева, Халидә Сөнгатуллина һәм Илфат Камалиев озак еллар татар театрында эшләгән артистлар.

Уңышлы иҗади эшчәнлеге һәм театр сәнгате үсешенә өлеш керткән өчен Тинчурин театры актрисасы Миләүшә Нәҗмиевага, Кариев театры артистлары Халидә Сөнгатуллина һәм Илфат Камалиевка “Татарстан Республикасының халык артисты” исеме бирелде. Указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 11 апрельдә кул куйган.

Миләүшә Нәҗмиева 30 елдан артык Тинчурин театрында эшли. Халидә Сөнгатуллина Кариев театрының беренче артистларыннан, Илфат Камалиев театрда 20 елдан артык эшли.

 

Фото: архив/Михаил Захаров

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса