Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

“Новая волна” фестивале Юрмаладан Казанга күчәргә мөмкин

Танылган композитор, музыкаль бәйгене оештыручыларның берсе Раймонд Паулс бу уңайдан ризалыгын белдерде.

"Новая волна"ны күчерергә теләгән шәһәрләр арасында Казанның да булуын бәйге президенты, композитор Игорь Крутой да раслаган. Аның сүзләренчә, әлеге мәсьәлә ел ахырына кадәр чишелеш табачак. Дәгъва кылучы шәһәрләр арасында Казаннан кала Крым, Сочи, Баку, Калининград та бар.

Юрмалада "Новая волна" 2002 елдан башлап уздырыла. Узган ел биредә низаг килеп чыккан иде. Латвия хөкүмәте кайбер конкурсантларга һәм жюри әгъзаларына илгә керүне тыйды.

Бүген Казан шәһәре депутатлары "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе Надыр Хәйруллинның фестивальне Казанда уздыру тәкъдимен хуплады. Хәзер депутатлар Игорь Крутой белән Россиянең Мәдәният министры Владимир Мединскийга рәсми мөрәҗәгать юлларга җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса