Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Нәни йолдызлар Мәдәният елын “озата”

Әлмәт районы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында "Звездочка" балалар иҗаты конкурсының сайлап алу туры башланды.

Мәдәният елы тәмамлануга багышланган бәйге "Идел буе халыкларының салават күпере" һәм "Яңа гасыр йолдызлары" юнәлешләрендә үткәрелә. "Ладушки" балалар бакчасында нәни йолдызлар "Бию", "Җыр" һәм "Конферанс" номинацияләрендә осталарны ачыклады. Балалар чыгышларын югары дәрәҗәдә, педагоглары һәм музыка җитәкчеләренең дә осталыгы сизелерлек итеп башкардылар. Сайлап алу турлары 19 декабрьгә кадәр " Бәләкәч", "Светофорик", "Гвоздика", "Тирәк" балалар бакчаларында да үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса