Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Нәни кызчыкларның йолдызлы сәгате

Узган якшәмбедә балалар һәм яшүсмерләр иҗаты йорты шәһәребезнең нәни гүзәл йолдызчыкларын җыйды. Биредә "Әлмәтнең кечкенә гүзәле" V балалар матурлык һәм талант бәйгесе узды.

Әлеге бәйгегә юлламаны кызлар сайлап алу турында сәләтләрен һәм бар яклап та әлеге исемгә лаек булуларын исбатлап алды - 19 февраль көнне оештырылган турда балалар бакчаларында тәрбияләнүче һәм мәктәпләрдә белем алучы 5-12 яшьлек кызлар көч сынашты, нәтиҗәдә, 16 сы финал ярышларына үтте.

Кечкенә сылулар бу көнне тамашачыларны әсир итте: җитди һәм шаян, беркатлы һәм хәйләкәр, горур һәм эчкерсез кызлар тышкы кыяфәтләре, күз карашлары, үз-үзләрен тотышлары, сөйләмнәре белән өлкән яшьтәге мисслардан калышмауларын күрсәтте. Аларның һәммәсе дә сәхнәдә - дистәләгән тамашачы һәм, әлбәттә, мәртәбәле жюри әгъзалары алдында үзләрен ышанычлы тотты, берсе генә дә дулкынлануын сиздермәде. Аның каравы, бәйге барышында сәхнә артындагы "хәл-торыш"ның ниндилеген сүз белән генә аңлатып булмый. Кызчыклары өчен ут йотып торган әниләр үзләре сәхнәгә чыгарга әзер иде. Әмма бәйгедә катнашучылар үзләрен дә, әниләрен дә сынатмады. Алар үз-үзләрен тәкъдир итүдә, җыр яки бию, сәнгатьле уку сәләтләрен күрсәтүне үз эченә алган ярышта, бал күлмәкләре күрсәтүдә һәм дефиледа көтелгәннән дә артык матур һәм эчтәлекле чыгыш ясады. Кызларны "Татарстан гүзәле" ТР иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова җитәкчелегендәге сәнгать дөньясында кайнаучы ир-егетләрдән һәм төрле елларда "Әлмәт гүзәле" булып танылган кызлардан торган жюри бәяләде. Нәтиҗәдә, "Әлмәтнең кечкенә гүзәле - 2012" исемен Анастасия Вершинина (7 яшь) яулады. Беренче принцесса булып Диана Сөләйманова (8 яшь) танылды, икенче принцесса титулына Кәримә Әмирханова (5 яшь) лаек булды. "Фотомодель" номинациясендә Әминә Мотыйгуллина (7 яшь), "Сокландыргыч" номинациясендә Арпинэ Манукян (6 яшь) бүләкләнде.

Быелгы бәйге юбилейлы булганга күрә "Татарстанның кечкенә гүзәле - 2012" матурлык һәм талант бәйгесендә Әлмәт данын берьюлы ике финалист кыз - Анастасия Вершинина и Диана Сөлөйманова яклаячак.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250