Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ниһаять, киләләр! 2 ел көттерделәр! [+ФОТОЛАР]

"Әгәр дә театрның асылы күңел ачуда гына булса, бәлки аңа шулкадәр хезмәт куярга да кирәкмәс иде.

Ләкин театр - ул тормышны чагылдыра торган сәнгать", - дип язган Константин Станиславский. "Яктылыкка, нурга илтә" торган театрның роле, тамашачының нинди спектакльләргә өстенлек бирүе, татар драматурглары һәм режиссерларына кытлык мәсьәләсе, гомумән, театр сәнгатен үстерүгә кагылышлы сораулар Камал театры вәкилләре белән узган матбугат конференциясендә күтәрелде.
Көтеп алынган кунак
Озак еллар көттереп тә, шөкер, камаллыларның янәдән ачылган юлларына үлән үсәргә өлгерми калды. Ике елдан соң тагын әлмәтлеләргә татарның мәшһүр театры коллективын күрү мөмкинлеге барлыкка килде. Әлмәт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева әлеге гастрольләрне "театрлы шәһәрдә зур мәдәният-сәнгать вакыйгасы" дип атады. Моның белән килешми мөмкин түгел. Ни генә дисәң дә, Камал театры коллективы - халкыбызның күренекле драматургларыннан башлап, әсәрләре дөнья аренасында билгеле классикларның спектакльләрен куючы, илебез буенча гастрольләргә йөреп мәдәниятебезне киң тамашачыга таратучы, исемнәре фестивальләрдә яңгыраган, үзләре үк тә "Нәүрүз" халыкара театраль-мәгариф форумын уздыручы милләтебез горурлыгы.
Февраль уртасына планлаштырылган очрашу алдыннан Казанның әйдәп баручы театр коллективының Кама аръягы буйлап матбугат конференцияләрендә катнашып йөреше. Безгә кунаклар Яр Чаллыда узган күпсанлы очрашулардан соң килеп иреште. Әлмәт журналистлары театр директоры Илфир Якупов, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Эмиль Талиповка үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды. Хәер, үзебезнеке белән беррәттән, башкала артистларын да тигез яратучы безләргә күбрәк камаллыларны тыңлау насыйп булды.
Сый зурдан булырга охшаган
Бу юлы Камал театры гастрольләре жанр һәм репертуар төрлелеге буенча спектакльләрнең берьюлы өч буын кешеләренә йөз тотуы белән аерылып тора.
"Кәҗә, сарык һ.б." - күренекле Тукаебызның балалар өчен язылган әкият-шигырьләре кушылмасы. Пьеса авторы Илгиз Зәйниев Камал театрының яшь артистлары бергәләп мәңгелек әкиятләрне заманчалаштырып, балалар өчен дә, әти-әниләр өчен дә кызыклы итәргә тырышкан.
Флорид Бүләков пьесасы буенча куелган "Сөясеңме, сөймисеңме..." спектакленең үзәгендә - гомер көзенә кергән карт белән карчык, аларның яшьлек хатирәләре һәм мәңгелек мәхәббәт.
- Әсәр уйландыра торган, күңелле урыннары да күп. Монда мин үз гомеремдә беренче тапкыр өлкән әби ролен башкарам. Башта курыксам да, Равил Шәрәфиев кебек мэтр белән уйнавы көч бирде, - ди спектакльдә төп рольне уйнаучы Дания ханым Нуруллина.
"Мәхәббәт FM" - эстрада-джаз комедиясе. Биредә яшьләргә хас юмор да, пародияләр дә, шул ук вакытта ретро җырлар да яңгырый.
- Әлеге спектакль - безнең студент елларының төсе, ул вакытта бик күңелле уза торган "капустниклар"ның дәвамы дисәң дә була. Безнең курсның сәхнәгә килүенә биш ел тулуга әзерләнгән тамаша ул "Мәхәббәт FM". Заманында пародияләр белән мавыккан идем, шуларны сәхнәдә кулланырга мөмкинлек бирде әсәр, - ди баш рольне башкаручы Эмиль Талипов.
Дәвамы булырмы?
Ике көн, өч спектакль. Театр җанлы әлмәтлеләр өчен гастрольләрнең кыскалыгы канәгатьсезлек уятырга мөмкин, әлбәттә. Шулай да моның финанс чыгымнарына бәйле аңлатмасы бар. Беренчедән, театр директоры Илфир Якупов сүзләренчә, Әлмәт Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән чагыштырырлык кыйммәт шәһәр (гастроль оештыру - ул бит әле артист һәм декорация генә түгел, ә күпсанлы техник белгечләрнең дә хезмәте), икенчедән, ни кызганыч, безнең сәхнәләрнең техник мөмкинлеге чикле.
- Нефтьчеләр башкаласында, горур исем йөрткән мәдәният сараенда ут һәм тавыш ягыннан шундый проблемалар булыр дип уйламаган да идек. Шуңа күрә гастрольләрне әзерләгәндә юрганга карап аякны сузарга туры килде, - ди Камал театры җитәкчесе.
Ә инде очрашуларга килгәндә, камаллылар аның, һичшиксез, дәвамлы булачагына ышандырды. Алар янәшәсендә атлаган Әлмәт театры тәрбияләгән тамашачыга да рухи азык төрлелеге кирәк ич.
Рәдифә НОГМАНОВА
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса