Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Нефтьчеләр татар эстарадасына омтыла

Нефтьчеләр иҗади яшьләрне ачыклау, аларның сәләтен үстерү һәм зур киңлекләрдә таныту эшенә җитди игътибар бирә. Шул максаттан чыгып, төбәгебездә даими рәвештә иҗади һәм һөнәри бәйге-ярышлар уздырыла. «Талантлар фестивале» шуның ачык мисалы

Әлеге фестиваль ел саен компаниянең кече предприятиеләре, структур бүлекчәләренең, профильле уку йортларының сәләтле, креатив һәм иҗади вәкилләрен үзенә берләштерүче чара булып тора. Шуңа күрә аларның иң-иңнәре бу көнне Әлмәткә ашыкты. Чөнки биредә бәйгенең соңгы этабы – гала-концерт узды.

Алар хезмәттә дә алдынгы, сәхнәдә дә кимен куймый - бу көнне сәхнә тотучылар турында нәкъ шулай әйтергә була. Аларга үзешчән сүзе килешми дә кебек, чөнки һәрберсенең чыгышы оста башкарыла, костюмнардан алып ут бизәлешенә кадәр барысы да көйләнелгән. Биредә конкурсантлар «Ир-ат һәм хатын-кыз вокалы», «Хореография», «Вокаль ансамбль» һәм «Минута славы» номинацияләрендә көч сынашты. Яшь-җилкәнчәкме, өлкән буын вәкилеме - кунакчыл Әлмәт сәхнәсе барысын да йолдыз итә. Көләч йөзле ветераннарыбызның күңел биреп җырлавы һәм бөтен хис-кичерешләрен чагылдырып, шигырь сөйләүче яшьләр моңа дәлил булып тора. Фестиваль темалар төрлелеге белән дә аерылып торды. Башта гала-концерт Эшче һөнәрләр елына багышланса, соңрак театр өлкәсен яктырткан чыгышлар шаһиты да булдык.

Компаниянең профсоюз комитеты тарафыннан оештырылучы бәйге күптән нефтьчеләрнең күркәм бер традициясенә әверелде.

- Иң куандырганы шул, әлеге фестивальдә катнашып, үз сәләтләрен зур сәхнәләрдә күрсәтергә теләүчеләр саны елдан-ел арта бара, лауреатлар арасында яңадан-яңа исемнәр барлыкка килә. Без исә талантлыларга ярдәм итеп, аларга уңайлы шартлар тудырырга тырышабыз, - дип билгеләп үтте үз чыгышында компаниянең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин.

Чарада катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева сәламләде. Мәртәбәле кунаклар лауреатларны да бүләкләде.

Шунысын да ассызыклап үтү мөһим, биредә чыгыш ясаган һәркем үзендә үтә дә җаваплылык хисен тоя. Чөнки монда үзеңне генә түгел, эшләгән оешмаңны, шәһәреңне дә тәкъдим итәсең. Әлеге хис белән горурлык та үрелеп бара. Ул исә үз чиратында катнашучыларга уңышлы чыгыш ясау өчен стимул булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса