Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Нефть булса, җыр да була

«Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» программасы гамәлгә куйган Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия быел 14 нче тапкыр тапшырылды.

Хәсән Туфан әйткәнчә, «татарның Анна Ахматовасы» үзе исән чакта исемнәргә, зур бүләкләргә лаек булмаса да, еллар узгач, үзе әдәби премиягә исем бирде. Шагыйрәнең һәйкәле, аның исемендәге китапханә быел да кунаклар кабул итте, республикадан гына түгел, хәтта Казахстаннан да бирегә иҗат әһелләре җыелды. Шигърият бәйрәме драмтеатрда әдәби-музыкаль кичә белән дәвам итте.

Әлеге бүләк нефтьчеләр һәм Татарстан язучылар берлеге тарафыннан 2006 елда булдырыла. Шушы дәвер эчендә барлыгы 40 ка якын язучы һәм шагыйрь лауреат булып таныла, 30 дан артык кызыксындыру премиясе тапшырыла, 100 ләп студент стипендиягә лаек була.

- Язын Казанда Тукай һәйкәле янында шигърият бәйрәме, көзен - Әлмәттә, Саҗидә Сөләйманова һәйкәле янәшәсендә. Ул дәвамлы булачак, - диде «Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев.

- Татар халкының рухына, йөрәгенә үтеп кереп, шигърияте белән халкының күңелендә калмаса, кешегә мондый бәйрәмнәр ясап булмый, - дип шагыйрәнең бөеклегенә күрсәтте Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов.

Тантаналы кичә Әлмәт драмтеатры артистларының Саҗидә Сөләйманова иҗаты буенча сәхнәләштерелгән күренеш, танылган артистлар һәм үзешчәннәр чыгышлары белән үрелеп барды. Күркәм традиция буенча Шигърият бәйрәме Саҗидә Сөләйманова сүзләренә язылган, нефтьчеләр башкаласының визит карточкасына әйләнгән «Урсал тауда» җыры белән тәмамланды.

 

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары:

Фәүзия Галиуллина (Казан), Рәмзия Габделхакова (Лениногорск), Тәүфикъ Кәримов (Казахстан).

Кызыксындыру премияләре ияләре:

Лира Вәлиди (Алабуга), Рухия Ахунҗанова (Сарман, Җәлил), Александр Авакумов (Казан).

Әдәбият өлкәсендә үзләрен күрсәтә алган 10 студент Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия белән билгеләнде.

 

- Бер генә нефть компаниясендә дә иҗат әһелләрен, укучы яшьләрне куәтләүче программа юк. «Татнефть» бу юнәлештә бердәнбер.

Әнвәр Маликов, Саҗидә Сөләйманованың улы.

Фото:Наил Гатауллин

Гөлназ Гыйззәтуллина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса