Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә музей онлайн форматта ачылды

Әлмәт туган якны өйрәнү музее “Музейны ачабыз” акциясендә катнаша. Аның кысаларында бүген музей директоры Винера Зәйнуллина әлмәтлеләр өчен онлайн экскурсия оештырды.

Әлмәт музее үз ишекләрен 1994 елның 18 маенда ача. 2003 елда яңа бинага күченә.

Онлайн форматтагы экскурсия барышында теләгән һәркем катнаша алды.

Винера Зәйнуллина хәбәр иткәнчә, музей фондында 10 меңгә якын экспонат исәпләнә.

Ул тамашачыны музейның күрке булган татар ызбасы, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган экспозиция, татар халкының мәшһүр шагыйрәсе Саҗидә Сөләйманованың фатир күренеше белән таныштырды.

Моннан тыш, Винера Зәйнуллина музей хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса