Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Мулла» Рафик Таһировка яңа юнәлеш бирде

Мөселман киносы фестивалендә катнашкан «Мулла» фильмында Әлмәт театры артистын күрергә була иде. Татарстанның халык артисты Рафик Таһиров Туфан Миңнуллин пьесасына нигезләнеп куелган фильмда Вәлиәхмәтне уйнады.

– «Мулла» спектаклен Минзәлә, Камал театрларында күргәнем бар иде. Аны Әтнә театры да сәхнәләштерде. Әсәр бик көчле, шунда ук тәэсир иткән иде. Туфан абыйда Вәлиәхмәт кырыс, үчле, авылны тарату уе белән янучы, татарның көчле җыелма образы. Кинода ул башкачарак бирелә. Монда Вәлиәхмәт туган авылына кайтып, үз көче белән теплица булдыра, эчкечеләрдән кеше ясый, аларга эш бирә, иманга китерергә тырыша. Рольне ошаткач, аны җиңә алдым. Коллектив бик иҗади иде, режиссерлар Рамил Фазлыев белән Әмир Галиәскәров белән эшләү җиңел булды, – ди беренче тапкыр кинога төшкән Рафик Таһиров. – «Мулла» илдәге, дөньядагы тормыш-яшәешкә, көчле фәлсәфәгә корылган. Төрмәдә утырып кайткан мулланың эш-гамәлләрен күргәч, киләчәккә өмет бар әле дип уйлап куясың.
«Мулла» фильмы мөселман киносы фестивалендә уңыш казанды – «Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы режиссер эше» номинациясендә бүләкләнде.
Рафик Таһировның уйнавын иҗат төркеме бик ошаткан. Аңа хәтта яңа роль дә әзерләп куйганнар. Безгә килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, Әлмәт артисты яшь кинорежиссер Илшат Рәхимбай төшерәчәк 
«Алмачуар» фильмына чакыру алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса