Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Мәскәүдә Әлфия Авзалова исемендәге фестивальнең гала-концертына әзерлек бара

Чара Мәскәүдә 30 мартта «Измайлово» концертлар залында узачак.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Әлфия Авзалованың кызлары - Зөлфия Нигъмәтҗанова һәм Гүзәл Авзалова белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Очрашуда яклар Мәскәүдә узачак Әлфия Авзалова исемендәге фестивальнең гала-концертына әзерлек мәсьәләре турында фикер алышты. Вәкиллек чараны оештыруда ярдәм итә. Әңгәмәдә шулай ук концертны оештыручылар да катнашты.

Гала-концертта Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов, Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Рәшит Сабиров, Нәфкать Нигъмәтуллин, Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вәгыйзев, Алинә Шәрипҗанова, Халыкара конкурслар лауреаты Илнар Миранов һәм башкалар катнаша.

Чара Мәскәүдә 30 мартта «Измайлово» концертлар залында узачак.

Искәртеп үтәргә кирәк, Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган беренче концерт Мәскәүдә 2018 нче елның 16 августында узган иде.

 

Фото: tatmsk.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса