Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Мөнир Рахмаев: “Илсөяргә кадәр булган мөнәсәбәтләрдә хыянәт иткәнем булды”

«Кайчан өйләнәсең?», — дигән сораулар белән җырчы Мөнир Рахмаевка еш мөрәҗәгать итә идек. Бүген исә ул буйдаклар арасында юк. Апрель башында Мөнир үзенең «Instagram» битендә сөйгән яры белән никахлашуы турында хәбәр итте. Күпләр өчен әлеге мәгълүмат көтелмәгән булды. Бүген исә ул курыкмыйча: «Мин өйләнгән», — ди.

— Җырлап кына баеп китеп була әллә?

— Башка өлкәләрдә дә шәхси бизнесым бар. Мәсәлән, матурлык салоны, машина юу салоны һәм башкалар.

— Әлеге бизнесларны ничек ача алдыгыз?

— Мин беркайчан да хыялланудан курыкмадым. Бары тик алга бардым, тырыштым. Әлеге тормыш сөрәннәрем миңа ярдәм итә. Берничә киңәш бирә алам. Мәсәлән, күзләрегезне йомыгыз да, кем булырга теләвегезне күз алдыгызга китерегез. Тагын бер әйбер: белмәү наданлык түгел, белергә теләмәү наданлык. Һәм, әлбәттә, уңыш күктән төшми. Үзеңне «супер герой» итеп күз алдына китерергә дә, эшләргә, тырышырга кирәк. Һәм иң мөһиме: курыкмаска! Җаваплылыкны тоеп, эш итәргә кирәк.

«Хәзер эте дә, бете дә җырлый»

— Сезнең өчен сөенүчеләр күбрәкме, көнләшүчеләрме?

— Сөенүчеләр бик аз, дип әйтә алам. Кайберләре сөенгәннәрен күрсәтәләр, ләкин аларның шатлануы ялган. Начар яшәмим, Аллаһка шөкер, барысы да бар. Ә кеше көнләшә…

— Бәлки бәхетле мизгелләрдән фотолар кую кирәкмидер?

— Бәлки, кирәкмидер дә. Күз тияргә мөмкин. Башта никах фотосын куймам дип уйлаган идем, соңыннан кәефем яхшы булгач, фото белән бүлешергә булдым.

— Нигә сез татар эстрадасыннан читләштегез?

— Татар шоу-бизнесы хәзер бик үзгәрде. Барысы да акчадан тора. Син дә, безнең янда утырган ханым да җырчы була аласыз, бары тик акча гына булу — шарт. Хәзер эте дә, бете дә җырлый. Йөзләгән җырчылар арасыннан берничә җырчыны гына аерып алып була. Җырчы кешенең үз образы, үз җыры булырга тиеш.

— Туйны кайчанга планнаштырасыз?

— Әлегә төгәл белмим. Уйлыйбыз: кирәк микән ул туй, юк микән? Без рәсми рәвештә ир белән хатын инде. Бары тик туй дигән тантананы үткәрергәме яисә үткәрмәскәме дпп уйлыйбыз. Илсөярнең дә туй дип исе китми, минем дә. Ләкин әгәр дә туй үткәрсәк, гөрләтәчәкбез, Аллаһ боерса.

— Ширбәт аен планнаштырасызмы?

— Әйе, уйланабыз. Кайсы якка очарга икәнен төгәл белмибез.

— Алга таба Казанда яшәргә уйлыйсызмы?

— Әлегә Казанда яшибез, ләкин алга таба башка илгә күчеп китәргә планнаштырабыз. Барысы да Ходай кулында.

Фото: скриншот инстаграм

http://tnv.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса