- Мөнир, телевизор экраннарында "Тиң ярым белән 8 мартта танышырга тиешбез, аның туган көне дә шул ук көнне булырга тиеш", - дидең уенын-чынын бергә кушып. Үзең могҗизаларга ышанасыңмы?
- Әлбәттә, ышанам. Һәркем күңеле белән генә булса да, могҗизага ышанып яшәргә тиеш.
- Әниең һәм ике апаң туган ягың Әлмәттә яши. Аларга 8 Март бәйрәме уңаеннан нинди бүләкләр әзерләдең?
- Әле мин эш буенча Мәскәүдә, кызганыч, бәйрәмдә Әлмәткә кайта алмаячакмын. Якыннарыма курьер аша яз чәчәкләре - лаләләр бүләк итәргә уйлыйм. Әлмәттәге дустым заказ буенча чәчәкләр илтү белән шөгыльләнә, чәчәкләрне тапшыру өчен аңа мөрәҗәгать иттем.