Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«МИРИДАНС»: исемендә – җисеме

Март аенда Әлмәт драмтеатры бинасында шаулатып уздырган юбилей кичәбездәге "Печәнчеләр" биюен әле һаман да күпләр сокланып искә ала. Шулай булмый ни! Авыл рухын менә шулай гади дә, шул ук вакытта олпат та итеп алып чыгучы егетләр сәхнәне дер селкетте. Юбилей кичәсе узды, ә кызыксыну калды - кемнәр иде соң ул...

Март аенда Әлмәт драмтеатры бинасында шаулатып уздырган юбилей кичәбездәге "Печәнчеләр" биюен әле һаман да күпләр сокланып искә ала. Шулай булмый ни! Авыл рухын менә шулай гади дә, шул ук вакытта олпат та итеп алып чыгучы егетләр сәхнәне дер селкетте. Юбилей кичәсе узды, ә кызыксыну калды - кемнәр иде соң ул яшь печәнчеләр?

"Мириданс" халык биюләре ансамбле сәнгать җитәкчесе Илнур АГЛИУЛЛИН янына әңгәмәгә барыр алдыннан күңелдә мең төрле сорау туды: нәрсәне аңлата соң ул "Мириданс", гади студентлар ничек шулай оста бии, ансамбльнең уңыш сере нидә, каян чыккан мондый яшь талантлы җитәкче? Яшь булса да Илнур тулы бер команда белән идарә итә, кирәк чакта үзе дә төркеменә кушылып аякларыннан ут чыгара. Эчкерсез, сәләтле һәм җитез егет күңелендә меңләгән идея кайный. Хәер, барысын да түкми-чәчми аңлатыбрак языйм әле.

Спорттан - биюгә

"Мириданс"ның үткәне, бүгенгесе Илнурга бәйле. Политехник техникум җитәкчелеге биргән хәер-фатиха белән аны ул оештырып җибәрә һәм шушы дәвердә зур җиңүләр яулана. Кыска вакыт эчендә "Мириданс" Россия күләмендәге зур фестивальләрдә чыгыш ясый, халыкара бәйгеләрдә җиңү яулый. Шуларның иң зурлары - "Язгы бөтерчекләр" Халыкара бәйгесе лауреатлары, "Ватан" Республика яшьләре иҗаты конкурсында беренчелек, уку йортлары коллективлары арасындагы бәйгедә дә икенче ел рәттән алар алдынгылыкны бирми. Кыскасы, техникум студентларга канат куя, һәр башлангычта уңышка йөз тоткан җитәкчелек бу юнәлештә дә кимен куймый. Хәзер "Мириданс" чыгышлары һәр чарада көтеп алынган "тәмле сый".

Ансамбльнең тоткасы - яшь биюченең Башкортстанда туып үсүен белгәч тә, әллә ни гаҗәпләнмәдем. Дөресен әйтергә кирәк, гүзәл табигатьле күршеләребез талантлы җырчылары, биючеләре белән дан тота. Туймазыда узган балачагы турында исә Илнур кыска гына итеп болай диде:

- Яшьтән дзюдо белән шөгыльләндем. 10 яшемнән биюгә бирелдем. Әле дә сәхнәдән аерылганым юк!

Бию турында сөйләгәндә күзеннән очкын чәчелә... Яраткан эше хакында ул сәгатьләр буе сөйләсә дә, арымас кебек. Ә мәктәптә үзенең гадилеге һәм зирәк акылы белән аерылып тора Илнур. Хәзер ул сагынып та, шаярып та искә ала: ансамбльгә балалар җыю өчен мәктәпкә бию осталарының килүенә аңардан да ныграк шатланган кеше булмагандыр. Тик утырырга яратмаган шук малайга дәрестән качу өчен шәп мөмкинлек була бу! Ул чагында Илнур Туймазының иң көчле коллективларының берсенә - "Сәфәр"гә килеп эләгәчәген башына да китерми, уен итеп кенә башланган гамәле соңрак бөтен җанына үтеп керә.

Инде 6-7 нче сыйныфларда укыганда ук ул үзеннән кечерәк балаларга бию серләрен төшендерә башлый, үзе әйткәндәй, шул чагында ук Илнур коллектив белән идарә итүдә беренче чирканчыкларын ала. Узган елларны хәтерләп, үзенең остазы - "Сәфәр" ансамбле җитәкчесе Миңлеәхмәт Хәтиф улы Зариповны да ул якты уйлар белән искә ала.

Башкортстан егетенең Әлмәткә килеп эләгүе дә юкка булмый. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач та үзен киләчәктә нефтьче буларак күргән егет Интернет аша Әлмәттә нефтьчеләрне әзерләү буенча уку йортлары барлыгын белеп ала һәм ике дә уйламый чит-ят шәһәргә чыгып китә. Югыйсә, аны кызыктырырлык башка тәкъдимнәр дә була...

Идеяле студент

Бер мизгелдә Илнур Әлмәтсез, Әлмәт Илнурсыз кала язган икән бит. Аның Мәскәүдәге ГИТИСка бушлай укырга керү мөмкинлеге дә булган, ләбаса!

- Туймазыда "Сәфәр" ансамбле белән бик күп бәйгеләргә йөрдек. Шуларның берсендә урын яулагач, Мәскәүгә Пятницкий хорына эшләргә чакырдылар. Башкалада 10 ел эшләсәм, фатир да бирәбез дигәннәр иде әле, - дип көлә биюче. - Мәскәүнең иң дәрәҗәле уку йортына юллама да бар иде. Әмма барыннан да баш тарттым, күңел Әлмәткә чакырды.

Ник мондый карарга килүен ул әле дә аңлата алмый. Әмма тормышында аны аңлый белүче җитәкчеләр, уңышына ышанучылар булганына сөенә һәм нефтьчеләр төбәгендә төпләнеп калганына һич кенә дә үкенми!

Техникум студенты буларак, Илнур җитәкчелеккә бию коллективы оештыру идеясен тәкъдим итә.

- Дөресен генә әйткәндә, миңа башта шикләнебрәк тә карадылар. Иҗат уты белән янып йөргән студент бер мин генәмени?! Әмма директорыбыз Илдар Баһманов миңа ышанды һәм ике ай эчендә коллектив туплап, беренче уңышлы биюне тәкъдим иткәч, күңелләрендә шик калмады. Әкренләп костюмнар тектерә башладык, бәйгеләрдә катнашып, тәүге җиңүләрне яуладык.

Хактан да, оешкан мәлдә Илнур үзе дә әйдәп баручы биюче була. Төркемнәрендә унлап кына егет бии. Бер айдан кызларны да җәлеп итәләр. Беренче уңыш кыйпылчыгы да озак көттермичә, коллективның данын күтәрә - Чаллыда узган студентлар фестиваленнән алар Гран-при алып кайта!

Әлбәттә, эш күмәк булганда гына нәтиҗәле. Ансамбль дә ялгызы гына зур киләчәккә юл яра алыр иде микән? Илнур "Мириданс"ның кечкенә тарихында алтын хәрефләр белән уелып язылган нефтьчеләрне, туган техникумын олы бер хис белән телгә ала.

- Сәнгатьне күтәрү зур ярдәм сорый, бу яктан без бәхетле. Ансамбльне яшәтүчеләр бар. Башлангыч чорда "Татнефть"нең элеккеге генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов безне куәтләсә, бүген компания генераль директоры Наил Маганов, профком рәисе Гомәр Яруллин, "Рухият" фондының башкарма директоры Флера Шәйхетдинова - һәммәсенең дә матди һәм рухи яктан да ярдәмен тоеп эшлибез, - ди җитәкче, казанышларга, зур сәхнәдә чыгыш ясау хокукы алуга, искиткеч бию костюмнарына ишарәләп.

Уку йорты җитәкчелегенә исә Илнурның рәхмәте аеруча җылы. Техникум директоры Илдар Баһманов, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Марат Туйкинның тырышлыгы белән һәм киңәшләшеп, аңлашып эшләгәнгә күрә "Мириданс" бүген үрләр яулый. Кайчандыр яшь студент тәкъдим иткән тыйнак идеяне күтәреп алган җитәкчелекнең ышанычларын һәрвакыт акларга омтыла Илнур.

Шактый популяр булган "Мириданс" атамасына килгәндә, коллектив ул исемне бер ел узгач кына ала. Аңа кадәр алар нефтьчеләр төбәге өчен хас булган "Кара алтын" исеме белән йөри.

- Ансамбльнең исеме буенча төрле тәкъдимнәр булды. Әмма без "Мириданс" дигәненә тукталдык. Аның мәгънәсе дә без уйлаганча гына түгел - галәм йолдызлыгында Мириданс дигән йолдыз бар. "Йолдызлар биюе" дигәнне аңлата ул. Яшьләрчә, креатив һәм аһәңле!

Аюны да биергә өйрәткәннәр!

Бүген иҗатның иң зур үрләре яуланган, хәзер исә шул биеклектән төшмичә матур чыгышлары белән тамашачыны һаман саен таң калдыра белергә генә кирәк. Ә моның өчен аларның бөтен мөмкинлекләре дә бар. Илнур укуын тәмамлагач, читтән торып Әлмәт нефть институтына укырга кергән, гаилә корып җибәргән. Техникум җитәкчелеге аны ансамбльнең сәнгать җитәкчесе итеп төпләнеп калырга чакырган. Коллективның уку бинасында матур бию залы бар, костюмнар белән дә нефтьчеләр һәрвакыт ярдәм итеп тора. Оешкан мәлдә берничә студент белән генә башланган эш гомерле һәм изге - бүген инде коллективка яңадан-яңа сәләтле студентлар килә. Укуларын тәмамлагач, киләчәкләрен профессиональ бию белән бәйләүчеләр дә юк түгел.

Җыр кебек үк бию дә нәселдән күчеп килә торган "мәдәни чир" дисәм дә, минем бу фикергә Илнур аяк терәп каршы килде. Бу сорауга да аның кыска һәм ачык җавабы бар - аюны да биергә өйрәткәннәр!

Бии белмәгән, инде үз холыклары формалашкан студентлардан оста биючеләр ясау, ай-һай, җиңел түгелдер ул. Әмма Илнур сер бирми. Үз эшендә анысы авырлардан саналмый, иң кыены - вакыт дигән олы мизгелнең җитмәве.

- Иртәннән кичке 10 нарга кадәр, атнасына биш көн репетицияләр ясау өчен тәүлегенә 24 түгел, ә 30 сәгать булсын иде, - дип шаярта Илнур.

Аның белән шәкертләре - көндезләрен техникум стеналары артында механика, төзүчелек, кара алтын табу серләрен өйрәнгән, кичләрен коллектив белән менә дигән чыгышлар куйган булачак нефтьчеләр дә килешә. Бию йолдызлары остазларына, остазлары исә аларга ышана. Галәмдә якты йолдыз - "Мириданс" булып балкыр өчен тырышлык һәм зур теләк кирәклеген исә биредә һәркем бик яхшы аңлый.

Филүзә Хәмидуллина

Фотолар ансамбль архивыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса