Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Мирасыбыз сагында

Халкыбызның рухи мирасын, аның тарихын өйрәнүдә, җәмгыятькә әхлак тәрбиясе бирүдә музейлар эшчәнлеге әйтеп бетергесез әһәмияткә ия.

18 май – Халыкара музейлар көне. Ел саен бу көнне бөтен дөньяның музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

 

Әлмәт муниципаль районы да музейларга бик бай. Бәйрәм уңаеннан аларны барлап чыгарга уйладык.

Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авылы тарихы музеена 1961 елның 20 декабрендә ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәлиулла Әхмәтшин нигез сала. Һәм шул ук елны ачыла. Аның экспозициясе җиде залда урнашкан. Анда табигый-археологик табылдыклар, этнография, авыл тарихы һәм урта мәктәп предметлары тәкъдим ителгән.

 

Әлмәт картиналар галереясы республиканың көньяк-көнчыгышындагы иң зур музей. Аның фондларында сынлы, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре, графика, скульптура тупланган.

Әлмәт туган якны өйрәнү музее үз ишекләрен 1994 елда ачты. 2003 елда, шәһәрнең 50 еллыгы уңаеннан, ул яңа бинага күчте. Музей, халык хәтере чагылышы буларак, татар авылының заманча матур шәһәргә әверелүе турында сөйләүче экспонатларны саклый. Әйтергә кирәк, Әлмәт туган якны өйрәнү музее башка музейлар өчен методик үзәк булып тора. Аның өч филиалы бар.

 

Кичүчат авылында урнашкан Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее 1995 елның 25 маенда ачыла. Музей Р.Фәхреддин туган йорт урынында төзелгән һәм милли татар стилендәге авыл йорты булып тора. Фондларның нигезен матди әйберләр һәм документлар тәшкил итә. Алар музейга башлап нигез салучы, туган якны өйрәнүче С.Фәрхетдинов һәм Р.Шаһиев тарафыннан тупланганнар.

Миңлебай авылындагы Фатих Кәриминең мемориаль музее 1998 елның 17 сентябрендә ачыла. Музей экспозициясе педагог-мәгърифәтче, галим, язучы, тәрҗемәче, журналист, нәшир, җәмәгать эшлеклесе Фатих Кәриминең тормышы һәм эшчәнлегенең төрле чорларын тәкъдим итә.

Түбән Мактама туган якны өйрәнү музее экспозициясе бистәнең борынгы заманнардан алып бүгенгә кадәрге тарихы белән таныштыра: археология, әйләнә-тирә табигать, крестьян хезмәте кораллары, коллективлашу еллары, Бөек Ватан сугышы, XXI гасыр башы. Ул үз ишекләрен 1998 елның 12 ноябрендә ача. Музейга нигез салучы - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Галиябану Мәүлетбаева.

 

Музейлардагы экспонатлар тарихның барлык чорларын үз эченә ала. 2020 елның декабренә Әлмәт музейлары фонды саклавында 35492 берәмлек экспонат исәпләнә. Фонд бер ел эчендә 1154 берәмлеккә тулыланган, 7305 предмет экспозициягә куелган.

 

Мәгълүмат технологияләре киң таралуга һәм уңай сыйфатлары булуга карамастан, алар кешене тарихи кыйммәтләрдән читләштерәләр. Музейлар исә шушы кыйммәтләрне саклау һәм үстерү үзәге буларак яшиләр.

 

Резедә Шәмсуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса