Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Мираска бер караш

Мәшһүр татар галиме, әдип, педагог, журналист, рухани, Шәрык белгече һәм фәлсәфәче Ризаэддин бине Фәхреддин татар халкына һәм гомумән төрки халыкларга бәяләп бетергесез күп фәнни һәм иҗади мирас калдырган шәхес.

Озак еллар Совет хакимиятенең "кызыл кыршавы" кысаларында тоткынлыкта торган бу милли мирасыбыз соңгы елларда ныклы адымнар белән халкыбызга кире кайта башлады. Аның турында бик күп фәнни-педагогик, дини-фәлсәфи, әдәби һәм тарихи хезмәтләр басылып чыкты. Фәхреддиннең мирасы актуальлеген югалтмый. Аның яшәү рәвеше, эш-гамәлләре, җәмгыятьтә бүген баручы төрле каршылыклы фикерләрне дөрес аңларга, дөрес чишәргә ярдәм итә.

Уйлап карагыз әле, гади бер авыл мөгаллиме, утыз яшенә кадәр авыл мәдрәсәсендә гыйлем эстәгән. Һәм ничек итеп, Уфага килеп чыга алган соң? Сәбәбе нәрсәдә? Аның бит, бүгенге көндәге кебек, арттан этүче, алдан тартучы "йонлы куллары" булмаган. Әйе, аны берәү дә Диния Нәзарәтенә тәкъдим итмәгән. Шулай да төрки-татар мөселман дөьясының үзәге булган Диния Нәзарәтенә казый-судья буларак эшкә чакырылган.

Бүгенге кебек ул заманда да нәшриятлар басылып чыккан китапның 1 нөсхәсен тиешле оешмаларга җибәрә торган булганнар. Шул рәвешле, Ризаэддин Фәхреддиннең басылып чыккан 5 китабы да мөфти Солтанов кулына килеп керә һәм югары бәя ала. Авыл мөгаллиме үз тырышлыгы, үз акыл көче белән ирешә әлеге хезмәт дәрәҗәсенә. Уйлап карагыз, ни кадәрле гаделлек, хаклык әлеге хезмәт баскычында. Андый "биек көрсиләргә" хуҗа булу өчен менә кемнән өйрәнергә, үрнәк алырга кирәк бүген безгә.

Ул вакытта Диния Нәзарәте карамагында 4 меңнән артык мәхәллә һәм шул кадәр үк мәчет, 3 млн-нан артык мөселман исәпләнә. Диния Нәзарәтенә җыелган кулъязмаларның, тарихи документларның ни дәрәҗәдә күп булуын әлеге саннар күрсәтеп тора. Ул аларның һәркайсын энә күзеннән үткәреп өйрәнә, тикшерә. "Фәнни хезмәтләрен язганда озаклап утыра. Тарихи хезмәтләрне, метрикә кенәгәләрен озаклап тикшерә. Һәр датаны төгәл ачыклаганчы өйрәнә иде", - дип яза үзенең истәлекләрендә, галимнен кызы Әсма Шәрәф. Әтисеннән шундый тәрбия алып үскән Әсма апа, беренче очрашу вакытында ук мине дә: "Дөреслегенә үзең ышанмаган нәрсәне язма да, сөйләмә дә. Әткәйнең таләбе шундый иде", - дип искәртеп куйган иде. Мин аның ул сүзләрен, ул куйган таләпне үтәргә тырышам. Һәм вакыты белән кайберәүләргә: "Сез нәрсә сөйлисез, ни эшлисез, Риза Фәхреддин үзе түгел, балалары да моңа риза булмас иде", - дип әйтәсем килә. Дөреслек мәсьәләсендә әле бик күпләребезгә уйланырга кирәк.

10 елга якын Диния Нәзарәтендә эшләү дәверендә Риза Фәхреддин үзенең белеме, төгәллеге белән бик күпләрне шаккатыра. Нәзарәт әлеге көнгә кадәр мондый казыйны белми. Бары тик ул гына һәр тарихи факт турында шул тикле тирән фикер йөртә. Аның һәр нәрсәгә карата үз сүзе, үз карашы бар. Татар, башкорт, рус теленнән тыш, төрек, гарәп, фарсы телләрендә сөйләшә һәм язып кына калмый, ә аларны ныгытып өйрәнү белән дә шөгыльләнә. 1891 елның 20 августында яшь казый Риза Фәхреддингә Ахунлык дәрәҗәсе бирелә. Ф. Брокгауз һәм И. Ефронның энциклопедик сүзлегендә "Ахун - звание мусульманского ученого. Мусульманские ученые имеют двух разрядов: высшей разряд - ахунды, низкий - муллы" диелгән.

20 яшендә ул әле конвертка рус телендә адрес та яза белмәгән. Рус телен өйрәнергә теләге бик зур булса да, әтисе: "Бозылып китәрсең дип куркам", - дигәч, әтисенең теләгенә каршы бармый. Тик соңыннан ул: "Кеше үз дәүләтенең рәсми телен белми икән, аны бар яктан да камил шәхес дип әйтеп булмый" - ди. Рус телен ул гарәп, фарсы, төрек телләреннән сонрак өйрәнә. Шулай булса да, рус телен фәнни һәм әдәби хезмәтләрне укырлык дәрәҗәдә үзләштерә.

Монда да уйланырга жирлек бар кебек. Бүген без чит телләр өйрәнергә кирәклеген беләбез, аңлыйбыз, ул хакта сөйлибез, ә гамәлебез ни дәрәҗәдә?

Башка дин, милләт, мәдәният әһелләренә сабыр итеп, дустанә мөнәсәбәттә яшәү, ягъни "толерантлык" дигән терминны без соңгы елларда еш кулланабыз, еш ишетәбез.

Ризаэддин Фәхреддиннең Диния Нәзарәтендәге эш бүлмәсе 2 нче катта була, тәрәзәләре көнбатышка карап тора. Каршыда православие хатын-кызлар училищесы, аның артында Уфа архириясе өе, аңа каршы Воскресенье соборы, уртада Уфа губернаторы йорты урнашкан була. Власть, православие һәм ислам. Берсе берсенә каршы, һәркайсы аерым һәм бөтенесе бергә. Толерантлыкның матур бер үрнәге түгелме бу? Әгәр дә син үз эшеңне белсәң, аны төгәл, акыл белән башкарсаң, милләтеңне, халкыңны, динеңне яратсаң, башкаларныкына хөрмәт белән карасаң, алтын урталыкны сакларга мөмкин. Ул вакытта толерантлык дигән сүз булмаган, ул гамәл буларак яшәгән.

Кеше буларак галим сабыр холыклы, чит кешеләрнең фикерләренә хөрмәт белән карый, башка дин әһелләрен тыңлый белә. Дин, иман мәсьәләсендә дә фанат түгел. Һәр гамәле, фикере уйланган, мантыйклы, эзлекле. Аны заман мәдәнияте мәсьәләләренең бары әхлакый һәм фәнни ягы гына кызыксындыра. Дингә аек акыл белән карап, фани дөньядан аерылмыйча өйрәнә, гамәл кыла һәм башкаларга да шуны өйрәтергә тырыша. "Дини һәм ижтимагый мәсьәләләр" дигән хезмәтендә Риза Фәхреддин исламның төп нигезләрен бирә һәм заманча мөселман яшәешенең барлык аспектларын яктыртырга тырыша. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (м.с.г.) хәдисләрен шәрехләгән "Җәвамигуль калим шәрхе" хезмәте дә моңа ачык мисал. Әле бүгенге көнгә кадәр, пәйгамбәребезнең хәдисләрен шул дәрәҗәдә аңлатып биргән хезмәт юк. Ә үзләрен бик күп белүче дип санаган дин әһелләре бихисап.

Ризаэддин Фәхреддин тырышлыгы белән 1924 елда "Ислам мәҗәллесе" исемле журнал бастырыла башлый. Бу вакытта Уфада ике мөселман дини оешмасы - Үзәк оешма һәм Башкортстан җөмһүриятенеке эшләп килә. Ике оешма да үз журналларын чыгара. М. Гатауллин җитәкчелегендәге дини оешманы НКВД үз карамагына ала. Чөнки алар ике көндәш дини оешманың киләчәге нәрсә белән тәмамланасын беләләр. Бездә бүгенге көндә дә "бүлгәлә дә, җитәкчелек ит, властьта бул" дигән принцип яши. Безнең дин әһелләребез шул үткән тарихыбызга карап нәтиҗә ясый алмыйлар, яисә теләмиләр.

Гомумән, Риза Фәхреддиннең намуслы хезмәте Совет чорында тиешле бәясен ала алмаса да, инкыйлабка кадәрге чорда лаеклы бәяләнә.

1894 елда Николай II тарафыннан Станиславский лентасында муенга аса торган "Тырышлык өчен" ("За усердие") көмеш медале белән, ә 1897 елда шул исемдәге алтын медаль белән бүләкләнә.

1905 елда христиан динендә булмаган 30 кеше Николай II указы белән "Шәхси почетлы гражданин" ("Личный почетный гражданин") исеменә тәкъдим ителә. Шулар арасында 15 ел "тырышып яхшы хезмәт иткәне өчен" Риза казый да бар. Әлеге дәрәҗәле исем җәмгыятькә 10 елдан да ким булмаган файдалы хезмәт күрсәткән өчен бирелгән һәм купец сословиесының иң югары дәрәҗәләренең берсе булып саналган. Тик, Риза Фәхреддин әлеге дәрәҗәле исемне үзенә рәсмиләштерүдән һәм аңардан файдаланудан баш тарта. Гади типтәр сословиесында калуны ул үзе өчен кулайрак күрә. "Авылдашлар аңламас бу гамәлемне" дигән уй-фикер, бәлки ул дәрәҗәле исемнән баш тартырга этәргәндер. Чөнки бит авылдашлары аны һаман да үзләренеке итеп саныйлар.

1900-1901 елларда Самара губернасында йорт башы исәбеннән крестьян хуҗалыкларын исәпкә алу була. Ул Бөгелмә өязе Варварин волосте Кичүчат (Юлдаш) авылында 1901 елның мартында үткәрелә. Уфада Диния Нәзарәтендә казый вазифасын башкаручы Ризаэддин Фәхреддин исеменә тутырылган документлар да саклана Татарстан үзәк дәүләт архивында. Әлеге исәп документлары югары дәрәҗәдә төгәллек белән башкарылганнар. Аларны тутырганда бик озаклап авыл халкы белән сөйләшүләр алып баралар, җентекләп сораштыралар. Һәр хуҗалык турындагы кызыклы хәлләрне, тарихи вакыйгаларны, хәтта аларга кагылышлы төрле мәзәк хәлләрне дә теркиләр. Туган авылыннан 1889 елда чыгып китсә дә, авылдашлары аның имана җирен үз исемендә саклап киләләр. Авылдагы хуҗалык кенәгәсендә ул тулы гаиләсе белән балаларының кайларда укуларын күрсәтеп теркәлгән. Риза казый һаман да туган авылында мәхәллә әгъзасы исәпләнә, авыл белән элемтәсен өзми.

Авылдан чыгып киткәненә 12 елдан артык вакыт узса да, ул һаман шул авыл кешесе булып кала бирә. Авылдашлары да аны исемлектән сызып ташламаганнар. Болар барысы да авылдашларының, якташларының аңа булган ихтирамын күрсәтә.Үзенең эше, кылган гамәле, кешеләргә булган мөнәсәбәте белән шундый дәрәҗә яулап ала Риза Фәхреддин.

Якташыбыз Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләрендә чагылган татар акылын яшь буынга җиткерү максатыннан 2004 елда Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында галимнең иҗади һәм фәнни мирасын өйрәнү лабораториясе дә оештырылды.

2011 елда институт галимнең мирасын өйрәнү һәм пропагандалаудагы актив эшчәнлеге өчен Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Ризаэддин Фәхреддин исемендәге премиясенә лаек булды.

Вакытлар узган саен Ризаэддин Фәхреддиннең иҗаты гына түгел, аның яшәү рәвеше, эш-гамәлләре, дөньяга карашы да бүгенге заманның һәр катлау кешеләренә карап, укып, өйрәнеп һәм үрнәк алып эш итәргә ачык бер мисал булып тора.

Рәфкать Шаһиев

филол.ф.к., доцент, yuliyaash@tatmedia.comАГИМСның уку-укыту эшләре буенча проректоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250