Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Миңнебайда Фатих Кәримине искә алдылар

Мәгърифәтче, галим Фатих Кәриминең тууына быел 145 ел тулды. Шул уңайдан бүген Миңнебай авылында зур чара булып узды.

Фатих Кәриминең 145 еллыгын, мемориаль музейны оештырган Мөдәрис Ибраһимовка 90 ел булуны музей җитәкчелеге зурдан кубып оештырды. Әлеге әдәби кичәгә авылның мәртәбәле кешеләре, Казаннан кунаклар, язучылар, район җитәкчелеге килгән иде. Иң элек барысы да авыл буенча сәяхәт кылды, мәктәптә мәгърифәтчегә багышланган ачык дәресне карап үтте.

Музейга Мөдәрис Ибраһимовның улы Нәфис әфәнде һәм район хакимияте ярдәме белән яңа ремонт та ясалган. Хәзер анда яңа күргәзмә почмаклары эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса