Милли проект Миңлебай станциясен клублы итте
Әлмәт районында «Мәдәни мохит» федераль проекты тулы көченә гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында Миңлебай станциясе халкы яңа клублы булды.
Авыл халкы бу вакыйганы озак еллар көткән. Чөнки моңа кадәр клуб дип йөртелгән бина замана таләпләренә җавап бирмәгән, үзе кысан, шартлары да мактанырлык түгел иде. 1953 елда төзелгән бу бинаны Миңлебай авыл Советына 2005 елда «Куйбышев тимер юллары» тапшыра. Җитәкчелек аны клуб итеп куллану турында карар кабул итә. 50 урынга исәпләнгән бинада бәйрәмнәр, мәдәни чаралар, җыелышлар уза. Әмма заманча, зур, уңай шартлар тудырылган клуб кирәклеге көн кебек ачык була. Ниһаять, «Мәдәни мохит» проекты Миңлебай халкына хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә. 2019 елда 200 урынга исәпләнгән клуб бинасы сафка кертелә. Моның өчен барлыгы 14986500 сумнан артык акча тотыла.
Миңлебай станциясендәге китапханә дә әлеге проект буенча 2019 елда яңартыла, җиһазлар белән тәэмин ителә, китаплар кайтартыла. Болар өчен барлыгы 2177353 сумнан артык акча бүлеп бирелә. Китапханә дә яңа бинада урнашкан.
Миңлебай авыл җирлеге башлыгы Илдар Рәхимов яңа клублы булуларына сөенечен яшерми. Бары тик аны һаман да тантаналы ача алмаулары гына күңелен кырып тора.
- Яңа клубны узган елның декабрендә үк ачарга ниятләгән идек. Подрядчы оешма өметләрне акламады, шуңа да эшләр төгәлләнми калды. Инде апрельгә дип исәпләгән идек, бүгенге вәзгыять чорында ул тагы кичектерелә. Клубны әзер дип әйтергә була, коммуникация эшләрен генә төгәллисе калды. Ил-көндә хәлләр яхшыргач, яңа клубта җыелып, бәйрәм ясарбыз дип торам, - ди башлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа