Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Менә бу бүләк ичмасам! Габдрахман халкы бәхетле! [+ФОТОЛАР]

Габдрахманга татар эстрадасының танылган җырчыларының берсе килде. Җыр-биюгә оста авыл халкы өчен октябрьнең беренче җомга киче әнә шулай җыр белән башланып, чираттагы иҗат сезонына старт бирүгә сәбәп булды.

Кичке алтыга билгеләнгән булса да, концерт-тамашага авыл халкы һаман саен җыела алмый торды. Аңлашыла ки, эштән кайтып, мал-туар карыйсы, кичке ашны өлгертәсе бар. Җырга мәхәббәт тук тамакка кына "уяна" торгандыр. Шулай да өлкәннәр һәм укытучылар көне уңаеннан оештырылган тамашаны биредә габдрахманлылар бераз җыела төшкәч тә башлыйсы иттеләр - сәхнәдән чыгыш ясаган артист халкын да аңларга кирәк бит.

Шәһәрдәге зур-зур тамашаларга шаккатмаска өйрәнгән журналист халкының бер вәкиле буларак, бу юлы да сенсациягә өмет итми тыныч кына утырырмын дигән идем, тик тамаша беренче нотасы белән үк шәп булачагын игълан итте. Казан кунагын "тәмлегә" генә калдырып, иң башта кардәшләренә җырлы сәламнәрен авыл сәхнәсендә чиркангыч алган җирле йолдызлар тапшырды. Татарстан тамашачысына таныш Рамиль Шәфыйков, чыгышы сирәк, әмма шуңа да тансык булган Габдрахман кызы Венера Арсланова, әлмәтлеләр күптән яратып өлгергән Ильяс Минһаҗевны тамашачы алкышларга күмеп тыңлады. Алия Мөхәммәтгәрәева, "Сәрбиназ" фольклор ансамбле, мәдрәсә каршында оешкан "Мирас" төркеме (җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәүдәт Иктисамов) чыгышларын да халык җылы кабул итте.

 

Әлбәттә, сәхнәдән балкыган Марат Фәйрушин башкарган халык һәм эстрада җырлары габдрахманлыларга авылдашлары - республика президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдиновтан лаеклы бүләк булды. Шуңа күрә җырчыга юлланган алкышлар да туган ягын һәм якташлары мәнфәгатен кайгыртып яшәүче данлыклы авылдашларына рәхмәт булып яңгырады.

Шәфәгать Фахрази улының ярдәме бер бу гына түгел, әлбәттә. Быел гына да күренекле якташыбыз габдрахманлылырны өрь-яңа сабантуй мәйданлы итте. Яңа урында бөтен шартлары туры килеп корылган мәйданда биш меңгә якын кеше бәйрәм иткән. Моннан тыш, Бөек Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан ике автобус та бүләк иткән. Алар Тайсуган - Габдрахман - "Миңлебай газ эшкәртү заводы" арасында бушка йөриләр. Шуңа өстәп урта мәктәптә дә капиталь төзекләндерү башланган.

- Ярдәм булганда яшәве дә рәхәт, эшләве дә күңелле. Быел без сезонны яңа планнар, яңа максатлар белән ачтык. Елы да шуны таләп итә - декабрь аенда авыл Мәдәният йортының 40 еллык юбилеен бәйрәм итәргә җыенабыз, - ди аның директоры Айдар Газизуллин.

Җитәкче сүзләренчә, моннан тыш Габдрахман авылында "Музыкаль йолдызлык" проекты эшләячәк. Аның кысаларында авыл сәхнәсендә танылган татар эстрадасы йолдызлары катнашында яңадан-яңа концерт тамашалар булачак. Якын арада Габдрахманга Чулпан Йосыпова, Азат Фазлыев килер дип көтелә.

- Сер итеп кенә әйтәм - тиздән Габдрахман авылы турында яңа җыр яздырачакбыз, - диде Айдар концерт-тамашаны тәмамлап саубуллашкан арада.

Димәк, Габдрахманда иҗади очрашуларга кадәр.

Рәдифә НОГМАНОВА

Автор фотолары

Җәмилә Гарифуллина:

- Мин шунда тудым, шунда үстем. Хәзер шәһәрдә яшәсәм дә, бик рәхәтләнеп үзешчән ансамбльдә катнашам. Туган авылым сәхнәсеннән җырлау бигрәк тә күңелле бит.Тамашачылар гына булсын.

 

Әлфия Мөхәммәтҗанова:

- Марат Фәйрушинны күптән күрәсем килеп тора иде, безнең авылныкылар кимен куймаса да, ул концертның яме булды. Оештыручыларга Алланың рәхмәтләре яусын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса