«МЕДЕЯ»: яралы мәхәббәт тарихы [+ФОТОЛАР]
Әлмәт драмтеатры тамашачылар хозурына янә премьера тәкъдим итте. Әмма бу юлы спектакль гади түгел: аның эчтәлеге дә, куелышы да, хис-кичерешләр дә, кабул итү дә башка. Шәхсән мин безнең театрның кыю адымына, артистларның көчле рольләрне оста башкара алу сәләтенә кабат таң калдым.
Хайнер Мюллер һәм Еврипид текстлары буенча куелган «Медея»ны һәркем карый да, уйный да алмый. Спектакль катлаулы: яралы мәхәббәт, ике дөнья бәрелеше, ир-ат һәм хатын-кыз каршылыгы, хыянәт, нәфрәт, үч, коточкыч газаплар – сәгать ярым эчендә тамашачы тынычлыгын җуеп, җанөшеткеч тарих белән «яши». Сәхнәдә хакимлек иткән кара төс, бушлык бәян ителүче хикәятнең куркыныч, әрнүле булуына ишарәли. Беренче минуттан үзенә алып кереп киткән спектакль игътибарны читкә җуярга ирек бирми, киресенчә, сәхнәдәге гади декорация, актерларның гадәти булмаганча уйнавы, чишелешнең ахыргача билгесез калуы үзенә тартып тора. Режиссер Эдуард Шахов спектакльне үзенчәлекле алымнар белән куйган: бер-берсеннән аерылып тормаучы сигез ир-егет вакыйгаларны пластика, хәрәкәтләр аша җиткерә. Алар башкаруындагы хор исә тәэсирләндерә: берәү башлый, икенчесе кушыла, өченчесе, дүртенчесе... Ә менә Медея ролендәге Мәдинә Гайнуллина турында режиссер юкка гына: «Әлмәт театрының Медеяны уйнарлык үз артисты бар» дип әйтмәде. Көчле сыны, көчле карашы, көчле тавышы белән Мәдинә бу рольдә чын мәгънәсендә «яшәде».
Спектакль сәхнәдә утырып карала. Төсләр, ут, скрипка, Медеяның югарыда, караңгылык эчендә утыруы, хәрәкәтләр – һәрнәрсә эченә тирән фәлсәфи мәгънә салынган. Уйландыра, кисәтә, шомландыра...
Моның кадәр катлаулы куелыш кирәкме соң дияр кайберәүләр. Бу урында театр директоры Фәридә Исмәгыйлева сүзләре белән әйтәсе килә: «Театр уйландыра да, уята да, бәхәсләштерә дә, аптырашта да калдыра, чөнки ул тере, җанлы». Уен-көлкегә корылган җиңел спектакльләр белән бер урында гына таптанып тору театрның үлеменә китерер иде. Яшерен-батырын түгел, бертөрлелекне яратмаган, меңләгән холык-фигыльне үз эченә алган кешелекнең көзгесе ул театр...
Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Евгений Михайлов фотолары
Аргонавтлар башлыгы Язон белән чыгып качканда Медея, әтисе куып тотмасын өчен, бертуган энесен үтерә һәм гәүдәсен ботарлап диңгезгә ташлый. Улы мәетен җыйган ата шул рәвешле корабны куып тота алмый. Соңрак Язон улларына бәхетле киләчәк юрап, Коринф патшасының кызына өйләнергә карар кыла. Нәфрәтләнгән Медея үч алу теләге белән кәләшкә агуланган туй күлмәге бүләк итә, өстәвенә, ирен тагы да ныграк газаплау өчен уртак улларын үтерә...
Эдуард ШАХОВ,
режиссер:
– Театр җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барганда, һәрвакыт төрле вариантлар барлана. Бу юлы «Кибет» белән Тобольскидан, фестивальдән кайтканда «Медея» буенча идея туды. Әлбәттә, пьесаның темасы бүген дә актуаль. «Медея»га вакыт җитте дип саныйм. Спектакльдә энергияне һәр сүзгә, тавышка салырга тырыштык.
Алина МОСТАЕВА,
пластика буенча режиссер:
– Пластик алымнарны егетләр белән бергәләп эзләдек. Ахыргы нәтиҗәгә озак килдек, мифның бию телен җентекләп уйладык. Пластика – ул тел, һәр хәрәкәт – яшерен метафора. Хореографияне Немец пластика театрыннан да алдык, японнарның Буто техникасын, көнчыгыш көрәшен кулландык. Образлар хор аша, кайчакларда аерым персонаж буларак, элеккеге һәм хәзерге ир-атларның прототиплары итеп тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа