Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Мәдәният учагының уты сүнмәсен

Югары Мактамада клуб ачылды. Бу - "Авыл клубы" программасы буенча сафка баскан объект.

Узган ел ахырында әлеге программаны гамәлгә ашыру кысаларында муниципаль берәмлекләрдә мәдәни объектлар төзелешенә 500 миллион сум акча бүленә дигән хәбәр таралгач, Твиттерда Президенттан: "Мәктәбе булмаган авылга клуб кирәкме икән?!" - дип сораган идем. "Авылга мәктәп тә, клуб та кирәк", - дигән җавап юллады ул вакытта сорауга республика башлыгы. Димәк, кирәк. Интернет, ТВ заманында клубка йөрүче булыр микән соң? Клуб ачылу уңаеннан тантанага барганда шушы сорауга да җавап аласы килде. Бар икән, җәмәгать. Нәкъ менә Югары Мактамада йөриләр икән!
Тантанага җыелган халык арасыннан авылның мөхтәрәм яшьтәге апаларын сайлап сораштырдым. Алар беравыздан бу вакыйгага шат булуларын әйттеләр. "Иске клубта да концертлар өзелмәде: Әлмәттән дә килделәр, авыллардан да...", - ди Гыйльменур апа. "Салкын булса да бәйрәм саен концерт куйдылар, җыелышлар үтте... Клуб шыгрым тулы булды, урын җитмәгәч, басып торалар иде", - дип кушылды аңа Миңнур апа. "Балалар гына эштә, ачылышына килә алмадылар", - дип яңа клубның да буш тормаячагын искәртәсе килгәндәй тезеп киттеләр авыл өлкәннәре.
"Авыл клубы" программасы буенча ярты миллиард сум республикада 46 авыл җирлегенә бүленде. Шул исемлеккә югарымактамалылар да эләкте. Төзелешкә 9 миллион 800 мең сум акча бүлеп бирелде. Инженерлык коммуникацияләренә, тирә-ягын төзекләндерүгә дип бу суммага җирле хакимият 1 миллион 300 мең сум акча өстәгән. Югары Мактама авыл җирлеге үз казнасыннан тагын 500 мең сум өлеш чыгарган. Мәҗит Салихов билгеләп үткәнчә, төзелештә авыл халкы да теләп ярдәм иткән. Төзелеш шома гына бармаган анысы, берничә подрядчыны алыштырырга туры килгән. "Основа-С" ҖЧҖ - Президент күзәтүендә булган бу төзелешне ахырына җиткерүче. Шулай итеп, уртак тырышлык белән 400 кв. м мәйданда 280 урынга тамаша залы, китапханә, кыскасы, күпфункцияле объект сафка басты. Төзү бер эш, аны карап тоту - икенче мәсьәлә. Журналистлар белән әңгәмәсендә район башлыгы: "Проблема булмас", - дип ышандырды.
Киләсе елларда шундый клубларны Чупай һәм Елховой авылларында да төзү планлаштырыла.
Ләйләгөл МИНАЕВА
Р.Гәрәев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250