Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Мәдәният елы старт алды

2014 ел Россиядә һәм республикада Мәдәният елы дип игълан ителде. Бу уңайдан Фәрит Яруллин исемендәге музыка көллиятендә матбугат конференциясе булып узды.

Мәскәүдә урнашкан "Мастер класс" иҗат мәктәбе музыка һәм рәсем сәнгате өлкәсендә Россиянең 22 төбәгендә сәнгать проектлары оештыра. Күп кенә кызыклы һәм масштаблы проектлар нәкъ менә Әлмәттә туган икән. Бу хакта "Мастер класс" җитәкчесе Александр Петросян белдерде. Әлмәт музыка көллияте әлеге иҗат мәктәбе белән 10 елдан артык хезмәттәшлек итә. Шәһәребездә "Яшь талантлар һәм Россия йолдызлары" фестивале, "Россия маэстросы - Әлмәтнең сәләтле балаларына» проекты, башка чаралар, төрле акцияләр оештырылган инде. Шулай ук кечкенә әлмәтлеләр, яшүсмерләр Болгариядәге "Славянский путь" һәм башка җәйге мәктәпләрдә шөгыльләнәләр.

- Татарстанның көньяк-көнчыгышында талантлы балалар, яшьләр күп. Күпмедер вакыттан соң яңа Чайковскийлар, Растроповичлар, Динә Гариповалар үсеп чыгар дип өметләнәбез, - дип белдерде иганәчеләр. Конкурс-фестивальләр, иҗат проектлары нәкъ аларның финанс ярдәме белән оештырыла да.

- 2014 елда музыка көллияте үзенең 50 еллыгын бәйрәм итә, - дип сүз алды көллият директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Гүзәл Еремеева. - Без үзебезнең чыгарылыш белән горурлана алабыз. Уку йортын тәмамлаучылар республика, Россиядә генә түгел, хәтта чит илләрдә дә хезмәт куялар. Алар арасында танылган җырчы-музыкантлар, директорлар, укытучылар, кафедра җитәкчеләре бар. Юбилейның Мәдәният елына туры килүенә мин шат. Бу безнең тарафтан яңа биеклекләр яуларга стимул булачак.

Ул шулай ук "Мастер класс" иҗат мәктәбе белән хезмәттәшлекнең көллият өчен яңа мөмкинлекләр ачуын билгеләде. Шулай булмыйча! Оештырылган төрле чаралар вакытында танылган музыкантлар, артистлар, җырчылар, халыкара конкурс лауреатлары белән аралашу мөмкинлеге туа. Париж, Мәскәү, Оренбург, Санкт-Петербург шәһәрләреннән җыелган шәхесләр белән аралашу көн саен тәтеми! "Мастер класс" иҗат мәктәбе аша үткән балаларның барысы да үзләренең хезмәт юлын уңышлы башлап җибәргәннәр. Бүген инде алар - консерваторияләр тәмамлаган башкаручылар, укытучы-педагоглар. Алар музыка белән яши.

Чара барышында "Мой восход" төбәкара яшь рәссамнар бәйгесендә җиңүчеләрнең дә исемнәре аталды. Биредә өченче урынга лаек булган 1 нче сәнгать мәктәбеннән Карина Хәйруллина (укытучысы Асия Шиһапова) тәбрикләүләр кабул итте. Ул Болгариядәге җәйге мәктәпкә бару өчен ташламалы юлламага ия булды. Шулай ук әлеге конкурста эшләре яхшы дип бәяләнгән 1 нче сәнгать мәктәбеннән берничә бала грамота һәм истәлекле бүләк белән билгеләп узылды. Өстәмә белем бирү педагогы Вера Бушуровага да Рәхмәт хаты тапшырылды.

Роза Сәхбетдинова

Алсу Хәйбриева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250