Реклама
Республикабызда быел яңа театраль премия гамәлгә куелды.
Быелгы татарча «Алтын битлек»кә менә кемнәр лаек булган: Камал театры актеры Ринат Таҗетдинов, Түбән Кама дәүләт театры баш режиссеры Рөстәм Галиев һәм Әтнә дәүләт драма театрына нигез салучы Гомәр Мәрданов.
Марсель Сәлимҗановның туган көненә туры килгән премияләрне бирү тантанасында Фәрит Мөхәммәтшин лауреатларның һәркайсына 200 әр мең сум акча тапшырган. Премияләр ике елга бер тапкыр биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа