Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Мамонтларны “уяталмас”, мәдәнилекне күтәрер

"Культуралы кешеләр елдан-ел кими. Озакламый аларның да мамонтлар кебек юкка чыгуы ихтимал! Шуңа күрә мәдәни көндәлек, һичшиксез, кирәкле гамәл".

Бу сүзләрне "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проектының рәсми сайтына Әмир Шиәпов исемле укучы язган. Башкалар да әлеге эшнең вакытлы, хәтта аңа өлкән сыйныф укучыларын да җәлеп итү хәерхаһлы булуы турында әйткән.

12 ноябрьдә республика мәктәпләренең 1 нче сыйныфларында "Мәдәният дәресләре" үтте. Бу - Мәдәният елы кысаларында профильле министрлыкның Мәгариф һәм фән министрлыгы катнашында оештырган "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проектының рәсми старты. Республика мәдәни-мәгариф проектының максаты "яшь буында төпле мәдәни кыйммәтләр формалаштыру һәм рухи яктан баету" дип билгеләнгән. Киләсе елның май ахырына кадәр даими рәвештә укучылар мәдәни объектлар, учреждениеләр белән танышып, төп чараларны күреп, алган тәэсирләрен шул көндәлеккә теркәп барырга тиеш. Бу эшкә, әлбәттә, ата-аналар да җәлеп ителәчәк.

Әлмәт шәһәре һәм районы мәктәпләре дә акциядән читтә калмады. Авылларда "Мәдәният дәресе" китапханәләрдә оештырылды. Ә Әлмәттә укучылар саны күп булу сәбәпле китапханәчеләр белән очрашу һәм көндәлек тарату мәктәпләрдә узды.

25 нче мәктәпнең 1 А сыйныфы җитәкчесе Рәйсә Фәррахова белән шул очрашудан соң күрештек. Мөгаллим мәдәни көндәлекне бик яхшы башлангыч дип бәяли.

  • Мин әле аны ата-аналарны һәм балаларны тагын да якынайту, өлкәннәрне сабыйларын рухи яктан баетуга, милли тәрбиягә җәлеп итү чарасы буларак кабул итәм, - дип фикерен тәгаенләде Рәйсә ханым. - Яшерен-батырын түгел, әти-әниләр көне-төне эштә хәзер. Вәзгыять шундый - аралашырга вакытлары юк. Ә менә мондый "бирем" булганда игътибар итми калалмыйсың.

Укытучы сүзләренчә, көндәлек балаларны кызыктырырлык итеп ачык төсләрдә, кызыклы биремнәр белән ясалган. Республикадагы танылган музейлар, мәдәният учреждениеләре, театрлар исемлеге, контактлар бирелгән. Мәгълүмат исә ике телдә.

  • Без болай да тик ятмый идек. Әлмәтнең кызыклы, мавыктыргыч тарихлы урыннары шактый. Театр да, музейлар да, күргәзмә залы да, мәдәният йортлары, кинотеатрлары да бар, - дип санап китте әңгәмәдәшем. - Без мәсәлән, уку елы башлануга балалар белән шарлавыклы буаларга сәяхәт оештырдык.

Рәйсә Фәррахова быел 25 нче мәктәптә ачылган беренче милли тәрбия сыйныфын җитәкли. Әйтүенчә, укучылар арасында татарча әйбәт белгән балалар да, сорауга русча җавап биргәннәре дә бар. Соңгыларын педагог: "Димәк, ул балалар татарча аңлый", - дип аклый.

  • Татар сыйныфы ачуны ата-аналар хуплады. Мин алар белән эшләү өчен 4 еллык эш планы да төзедем. Мәдәни көндәлек исә бу эшкә тагын бер юнәлеш булыр. Анда дәүләтебезнең тарихын чагылдырган сәхифәләр бар. Татарның үткәне, бүгенгесе белән кызыксындыру өчен кроссворд кебек биремнәр, чагыштырулар бирелгән. Татар орнаментлары турында мәгълүмат бар. Әле без үзебез дә кичә генә төсле кәгазьгә милли бизәкле читекләр, түбәтәйләр төшердек, - дип сыйныфтагы стендка эленгән эшләргә ымлады Рәйсә ханым. - Кыскасы, мәдәни көндәлек - татарны уятып җибәрергә бер этәргеч ул.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса