Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ләйлә Дәүләтова: «... вәгъдә иткән идем»

Инстаграмда язылучыларың күбрәк булган саен, сорау язучылар да арта. Әлбәттә, аларның хәрберсенә дә җавап биреп бетереп булмый.

Шуңа күрә дә, алып баручы Ләйлә Дәүләтова үзенә яуган сорауларга әкренләп җавап бирә башлыйм дигән. Хәтта рубрика сайлар өчен ул язылучыларына мөрәҗәгать иткән. Иң ошаганы «Бер сорауга мең җавап» булган.

«Директтагы мең төрле сорауга җавап бирә башлыйм, дип вәгъдә иткән идем. Рубрикага бергәләп исем эзләдек. Сез тәкъдим иткән вариантларның барысы да кызыклы иде. Арада иң ошаганы ‒ бер сорауга мең җавап. Чыннан да, бер сорауга мең төрле җавап бирергә була. Хәзер инде сорауларыгызны көтәм, дусларым. Ләкин директка түгел, монда. Иң кызыклыларына аерым тукталып, чын йөрәктән җавап бирергә тыршырмын», дип яза Ләйлә Дәүләтова.

Сорауларыгызны бирергә ашыгыгыз. Бәлки нәкъ менә сезнең сорауга җавап биреп куяр яраткан алып баручы.

Автор: Г.Шарапова

Фото: Инстаграм

http://sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса