Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

"Луч" туган көнен бәйрәм итте

Шимбә көнне шәһәр паркында иҗатташларыбыз - "Луч" телекомпаниясе чираттагы тапкыр үзенең туган көнен билгеләп үтте. Ул әлмәтлеләрнең уртак бәйрәменә әйләнде.

Паркка халык күп агылды. Хәтта авыллардан бирле килүчеләр дә бар иде. Бу аларның җирле телетапшыруларны яратып караулары хакында сөйли. Әлмәтлеләр генә түгел, Зәй, Лениногорск, Азнакай, Чирмешән, Сарман районнарында, Актүбә, Җәлил бистәләрендә яшәүчеләр дә - даими тамашачылар. Шуңа күрә парк тутырып килүләре гаҗәп тә түгелдер. Өстәвенә, "Луч"ны, димәк, аның тамашачыларын ел саен туган көнендә җирле үзешчәннәр белән беррәттән республикабызның танылган артистлары да тәбрик итә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 22 ел дәвамында бик күп кенә тапшырулар дөнья күрде. Алар арасында татар телендә чыгучы "Җомга", "Ислам нуры", "Атна яңалыклары" да бар. Быел гына да күпме яңа проект тормышка ашырылды. Ә иң куанычлысы - иҗатташ дусларыбыз агымдагы елда республика бәйгесендә җиңүгә ирешеп, бәллүр каләмле булды.

Бәйрәм сәбәпчеләрен район Советы рәисе урынбасары Наҗия Хәйдәрова дә котлады. Аның белән килешми мөмкин түгел, чыннан да, бүген тормышны җирле телевизион тапшырулардан тыш, алар тарафыннан җиткерелгән яңалыклар, фильмнардан тыш күз алдына китерүе дә авыр. Җентекле һәм җаваплы, халыкның ихтыяҗы зур булган хезмәт рәхмәткә лаек.

Вәгъдә ителгәнчә, туган көндә телекомпания тарафыннан игълан ителгән "Очраклы кадр" фотосурәтләр бәйгесенә йомгак ясалды, җиңүчеләргә һәм эшләре кызыклы дип табылганнарга бүләкләр тапшырылды. Беренче урынга Алина Мусинаның фотосы лаек дип табылган.

Быелгы "Луч" кунакларын - татар эстрадасының яшь җырчылар Иркә, Эльмира Нәгыймова, Гөлназ Сираева, Венер Сәлимовның чыгышларын тамашачылар озак алкышлады.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250