Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттән Тимур Мусин - "Дети-Голос" тапшыруында катнаша

1 каналдагы "Голос" тапшыруы ТВ караучылар арасында гына түгел, Әлмәт башкаручылары арасында популярлаша, ахры.

Гөлшат Хамурзина 3 сезонның "Слепое прослушивание" этабын уңышлы узып, бүген "көйле көрәш"нең чираттагы турын көтә. Нефтьчеләр каласыннан тагын бер вәкил - Тимур Мусинга исә "күрми тыңлау" этабына әзерләнә.
1 балалар музыка мәктәбенең эстрада-джаз вокал бүлегендә укучы Тимур "Дети Голос" тапшыруында катнашачак. Музыка мәктәбе директоры Гүзәл Хәйруллина башлангычы белән Тимур интернет аша телевизион проектта катнашу теләге белдереп, гариза җибәрә. Илнең төрле кыйтгаларыннан 3 мең бала читтән торып сайлау турын уза. Сайланган 200 кеше арасында Әлмәттән Тимур Мусин да бар. Бүгенгәчә Тимур Мәскәүгдә оештыручылар белән килешү төзеп, стилистлар белән очрашып, үзе турында профайл төшереп кайткан инде. Шунда ук репертуар да сайлаган. Ноябрь урталарында исә яшь башкаручы "Слепое прослушивание"гә башкалага китәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса