Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттән Оксана Боброва “Россия хатын-кызы – 2014” бәйгесендә җиңү яулады [+ ФОТОЛАР]

Яңа ел алдыннан Россия Фәннәр академиясенең Зур концертлар залында "Россия хатын-кызы - 2014" Бөтенроссия бәйгесенең финалы булып узды.

Бәйгенең сайлап алу турында Россиянең 85 төбәгеннән килгән ханымнар катнашкан иде. Сайтта тавыш бирү нәтиҗәсендә 12 җиңүче билгеләнде һәм алар финалда чыгыш ясады. Татарстан данын биредә әлмәтле, 5 бала анасы Оксана Боброва яклады.

Быел проект телевизион версиягә яраклаштырып уздырылды. Аның режиссеры ТЭФИ лауреаты, "Времена", "Без комплексов", "Пусть говорят" һәм башка программаларны булдырган Роман Бутовский иде. Бәйгедә катнашучылар белән илебезнең иң яхшы стилистлары, вокал, сәнгать, риторика, хореография, психология буенча иң яхшы белгечләре эшләде.

Финалда хатын-кызлар "Визит карточкасы", "Йолдыз белән дуэт" , "Дефиле" этапларында үзләрен күрсәтте. Оксана Боброва Инна Маликова һәм "Новые Самоцветы" коллективы белән "Калина" җырын башкарды.

Нәтиҗәдә, һәр финалистка үз номинациясендә җиңүче дип игълан ителде. Оксана Боброва "Россиянең Татарстан хатын-кызы - 2014" номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса